Зур Чирекле мәктәбендә – “Үсеш ноктасы”
Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” – “Точка роста” заманча белем бирү үзәге ачылды.
Үзәкне ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Сергей Кузин, Никулино авыл җирлеге хакимият башлыгы Наил Бирюков һәм имам-мөхтәсиб Усман хәзрәт Рафиков катнашты.
“Белем бирү оешмаларында “Үсеш нокталары” “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты нигезендә булдырыла. Бу мөһим эш Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башкарыла”,- диде район җитәкчесе Сергей Кузин.
Ул мәктәп укучыларына барлык фәннәрне дә тирәнтен үзләштерүдә уңай нәтиҗәләр һәм мәктәп коллективына иҗади уңышлар теләде.
“Үсеш ноктасы” заманча белем бирү үзәгендә физика, химия һәм биология лабораторияләре урнашкан. Кабинетлар укучыларга һәм педагогларга кирәкле булган заманча приборлар һәм инструментлар белән җиһазландырылган. Әлеге үзәк мәктәп укучыларына үсеш юлыннан бару, үзләре өчен ачышлар ясау мөмкинлеге бирә.
Мәктәп директоры һәм “Үсеш ноктасы”нда эшләүче педагоглар кунаклар өчен кабинетлар буенча экскурсия үткәрделәр һәм киләчәккә планнары белән бүлештеләр. Хәзер безнең авыл балаларының да табигый фәнни һәм технологик осталыкларны үзләштерү, дәресләрдә һәм дәресләрдән соң гыйлем серләренә төшенү мөмкинлеге бар, без моңа бик тә шатланабыз һәм ил, өлкә, район җитәкчеләргә рәхмәт әйтәбез, дип сөенечләре белән уртаклашты мәктәп укытучылары.