Венера Сатдинова – Герой-ана
Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, Ульяновск шәһәрендә яшәүче күп балалы анага – Венера Сатдиновага “Герой-ана” – “Мать-героиня” дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исем бирелде.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских милләттәшебезне менә болай дип котлаган:
“Горурланабыз! Россия Президенты Ульяновскида яшәүче Венера Сатдиновага “Герой-ана” исеме бирде.
Венера һәм Надир Сатдиновлар ун бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның сигез кызлары һәм ике уллары бар: Тәнзилә, Дилүзә, Әнүзә, Фирүзә, Гөлүсә, Фәнүзә, Алия, Лилия, Тәлгать һәм Наил. Бәхетле пар менә 30 елдан артык инде бергә, алар икесе дә зур һәм дус гаилә булдыру турында хыялланган. Сатдиновлар фикеренчә, гаилә бәхетенең сере – бер-береңә карата чиксез мәхәббәттә. Чын күңелдән котлыйм!”
Венера Габдрәүф кызы Сатдинова Ульяновск шәһәрендә күп балалы гаиләдә туып үсә. Ульяновск күн-аяк киемнәре комбинатының тегү цехында хезмәт итә, аннары 1 нче һөнәри-техник училищеда производствога өйрәтү мастеры булып эшли. Быел ире Надир Али улы белән гаилә корып бергә яши башлауларына 31 ел булган. Венера ханым – 1 нче дәрәҗәле “Ана даны” почет билгесе кавалеры, ун бала анасы һәм алты онык әбисе. Тормыш иптәше Надир Али улы белән сигез кыз һәм ике ир бала тәрбияләп үстерәләр. Сатдиновларның гаилә тарихы Ульяновск өлкәсенең “Күркәм гаиләләре тормышы” дип исемләнгән китапта урын алган.
“Олы хөрмәткә лаек булган Венера Гадрәүф кызын почетлы һәм дәрәҗәле исем алуы уңаеннан ихлас күңелдән котлыйбыз. Аның тормыш юлы күп хатын-кызлар – гүзәл затларыбыз өчен үрнәк булырлык. Сатдиновлар гаиләсенә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек юлдаш булсын”,- ди Ульяновск өлкәсенең cоциаль үсеш министры Анна Тверскова.