Латыповлар гаиләсе тарихы

Красный Гуляй бистәсендә гомер кичерүче Радик Заһит улы белән Гөлфәрия Миңнегали кызы Латыповлар менә утыз өч ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. 40 елдан артык стажы булган педагог, гаилә учагын кадерләп саклаучы хуҗабикә Гөлфәрия Миңнегали кызы әйтүенчә, бәхетле пар булып яшәү өчен әби-бабалар тапшырып калдырган рухи кыйммәтләргә, милли һәм дини йолаларга һәм гореф-гадәтләргә тугрылык сакларга кирәк.

Чишмә башында

Латыповлар гаиләсендә әби-бабалары белән бәйле истәлекләрне кадерләп саклыйлар. Гөлфәрия Миңнегали кызының әнисе ягыннан бабасы – Исмәгыйль Ибраһим улы Гайниев озак еллар колхозда бригадир булып эшләп, авыл халкының хөрмәтен һәм ихтирамын казана. Ул Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәлак булган солдат гаиләләренә ярдәм кулы суза. Ә әбисе Гөлсем Кәлимулла кызы 15 бала тәрбияләп үстерә. Әтисе ягыннан бабасы Шиһап Шиһап улы Шарапов 1942 елда яу кырында хәбәрсез югала. Әбисе Алия Таһир кызы Хәсәновага ике баланы ялгызы гына аякка бастырырга туры килә. Радик Заһит улының ике бабасы да сугыштан кире әйләнеп кайтмый – Ватан, Туган ил хакына башларын салалар. Әбиләре Мәүлидә Санатулла кызы Санатуллова белән Шакирә Хәлиулла кызы Алиуллина колхозда да тир түгәләр, балаларын да үстерәләр, йортны да алып баралар. Алар язмыш сынауларына бирешмичә, ул-кызларын чын кешеләр итеп үстерергә тырышалар. Ә балалары тормышта үз урыннарын табып, гаиләләр корып, нәселләрен лаеклы рәвештә дәвам итәләр.

Уңышка илтүче юл

Латыповлар гаиләсенең девизы да билгеле: “Гаилә – ул хезмәт, бер-берең турында кайгыртучанлык күрсәтү, һәм фәкать иксез-чиксез, туктаусыз хезмәт кенә уңышка китерергә мөмкин!” Әти-әниләре үзләренең улларына тырыш, намуслы хезмәт үрнәге күрсәтәләр.

Радик Заһит улы 30 елдан артык Красный Гуляй автотранспорт предприятиесендә машина йөртүче булып эшләп, күп тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Гөлфәрия Миңнегали кызы менә 30 ел инде Красный Гуляй урта мәктәбендә укучы татар балаларына ана телен өйрәтә. 2003 елдан ул тәрбия эше буенча мәктәп директоры урынбасары вазыйфаларын башкара. Татар телен укытудагы уңышлары, татар милли бәйрәмнәрен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашуы, милли мәдәниятне яңартып үстерү, татар халкының йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, халыклар арасында дуслыкны ныгыту буенча күпьеллык хезмәте өчен ул Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Тәҗрибәле педагог шулай ук Ульяновск өлкәсе һәм Россия Федерациясе мәгариф министрлыкларының Мактау грамоталарына, Ульяновск өлкәсе Губернаторының Рәхмәт хатына лаек табыла. Гөлфәрия Миңнегали кызы – “Ел укытучысы-2002” район конкурсы призеры, 2012 һәм 2014 елларда “Иң яхшы ана теле укытучысы” өлкә конкурсында җиңүче. 2015 елда ул Халыкара педагогик олимпиада лауреаты исемен алу бәхетенә ирешә. Милләт җанлы мөгаллимәгә бирелгән исемнәр һәм бүләкләр санап бетергесез. 2013 елда Гөлфәрия Миңнегали кызының фоторәсеме Красный Гуляй эшчеләр бистәсе Мактау тактасына урнаштырыла. Ә 2014 елда аның исеме “Ульяновск өлкәсе укытучыларының Дан аллеясы” Почет тактасында урын ала. Ә 2015 елда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 2020 елда аның исеме “Сенгилей районының иң яхшы кешеләре” Мактау тактасында пәйда була. Биш ел элек Гөлфәрия Латыповага “Россия Федерациясе гомум белем бирүнең почетлы хезмәткәре” исеме бирелә. Шул ук вакытта “Педагогическая газета”ның редакцион коллегиясе карары нигезендә, милләттәшебез халыкара педагогик Мактау тактасына кертелә.

Менә унбиш елдан артык инде Гөлфәрия Миңнегали кызы Сенгилей районында Сабантуй бәйрәмен оештыра һәм алып бара. 2015 елдан – ул “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Сенгилей район бүлекчәсе җитәкчесе, Ульяновск өлкәсе һәм Россия Федерациясе ана теле укытучыларының координацион советы әгъзасы.

Ата-ана горурлыгы

Латыповлар үзләренең балаларын намуслы, кешелекле булырга, хезмәтне, милли мәдәниятебезне яратырга, өлкәннәргә һәм эш кешеләренә хөрмәт күрсәтергә өйрәтеп үстергәннәр.

Олы уллары Равил әнисе һөнәрен сайлаган. Ульяновск дәүләт университетын уңышлы тәмамлап, Казан шәһәренең 170 нче мәктәбендә математика һәм информатика укытучысы булып эшли. Равил Латыпов балалар һәм педагоглар өчен Бөтенроссия иҗат конкурсында ике тапкыр җиңүче итеп танылган. 2015 елда аны “Безнең яңа укытучы” гранты иясе итеп тапканнар.

Кече уллары Дамир Казанның “ОКТАБЛУ” ширкатендә логистика буенча белгеч хезмәтен башкара. Казан архитектура-төзелеш университеты студенты буларак, яңа “Восточный” космодромы төзелешендә катнашкан. Ә Ташлы тау комбинаты төзелешен диплом эшенең темасы итеп сайлаган.

* * *

Гаилә нигезе нык булган, хезмәтне яратуы, балаларга һәм тирә-юньдәгеләргә игелекле, кешелекле мөнәсәбәте белән аерылып торган Латыповлар күпләр өчен үрнәк булырлык. 2016 елда Латыповлар гаиләсе “Сенгилей районының иң яхшы гаиләләре” Мактау тактасында урын алган.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.