Вәли бәете

Безнең гаиләгә кайгы-хәсрәт килде. Әтиебез Обидин улы Вәли мәңгелек йортына китеп барды. Әткәем, гомерлек иптәшем, яраткан бабабыз фани дөньядан бакыйлыкка күчте.

Өебез эчен каплады ялкыны, аны сүндерергә су җитми. Хәсрәткә түзәр хәл юк.

Сынау өчен кайгы-хәсрәтне

Алып килә безгә язмышлар.

Аллаһыдан сабырлык сорыйм,

Бирсен иде безгә сабырлыклар.

 

Әтием, гүрең якты булсын,

Җиңел булсын туфрагың.

Кабер өстендә Коръән укыйм,

Сипсә иде сиңа нурларын.

 

Әткәем, бу киемеңне

Элек кимәгән идең.

Башларыбыз бу хәсрәтне

Күрер, димәгән идем.

 

Намаз укып, корбан чалып,

Мәчеткә йөреп, Коръән укып

Җыйдың әҗер-саваплар.

Ахирәткә әзерләндең,

Тотмас өчен җаваплар.

 

Әтием, ничә ел авырдың,

Беркайчан да зарланмадың.

Ник кенә соң син,

Китәм, дип әйтмәдең.

 

Гаиләмне калдырып киттем,

Аллаһыдан гафу сорый алмадым.

Кайта алмыйм мәңгелектән,

Өстемдә минем авыр туфрак.

 

Каберем өстенә килегез,

Коръәнне хәтем кылыгыз.

Монда берни дә алмыйлар,

Миңа сез дога кылыгыз.

 

Һәр елны искә алыгыз

Мине җирләгән көнне.

Фәнилыктан бакыйлыкка

Киткән кайгылы көнне.

 

Ятимнәргә сәдака биреп,

“Ясин” укып, дога кылыгыз.

Гаиләм, бала-оныкларым,

Зиратка килегез, мине искә алыгыз.

Язучы Үрән авылы абыстае Хәсәнҗан кызы Фәйруза.