Славян язуы һәм мәдәнияте көне

Зур Чирекле авылының модельле китапханәсендә “Кирилл белән Мефодийдан безнең көннәргә кадәр” дип исемләнгән чара узды. Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган әлеге дәрестә башлангыч класс укучылары катнашты.

Кызыклы һәм мавыктыргыч очрашуда балаларга язуның барлыкка килү тарихы, Кирилл белән Мефодийның тормыш юлы һәм эшчәнлеге, әлифба турында сөйләдек. Укучылар мәдәният, рус язуы турында викторина җавапларына бик теләп, актив җавап бирделәр. Славян әлифбасы гаҗәпләнерлек һәм хәзер дә әле иң уңайлы язу системасы булып исәпләнә. Рус телен өйрәнүче һәрбер кеше беренче славян мәгърифәтчеләре Кирилл белән Мефодийны исендә тотарга тиеш.

Зур Чирекле мәктәбенең башлангыч класс укытучылары.