Донбасста һәлак булган Румил бәете

Мәләкәс районы Мукшы Күле авылында туып үсеп, гаиләсе белән Димитровградта гомер иткән 28 яшьлек Румил Рәис улы Дзяббаров быелның 3 маенда Украина җирендә, махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булды. Аның берсеннән-берсе кечкенә ике баласы - 3 яшьлек улы Әмир белән 9 айлык кызы Ясминә калды. Әлеге бәет Румил Рәис улының якты истәлегенә багышлана.

Бу бәетнең сүзләре,

Бисмиллаһ, дип башлана.

Румилнең якты истәлегенә

Әлеге бәетем багышлана.

 

Алмагачлар чәчәк ата,

Сайрый моңлы кошчыклар.

Яшел төскә дөнья баткан,

Хуш исләр килә яздан.

 

Шундый ямьле май ае

Безгә кайгы китерде.

Үзәкләребезне өзеп,

Башыбызны идерде.

 

Йөрәкләрдә ачы хәсрәт,

Күзләргә кайнар яшь тулды.

Бөтендөнья сугышында

Румилебез һәлак булды.

 

Аллаһыдан ярдәм сорадым,

Күңелгә бик авыр булды.

Мин язамын, сез укыгыз -

Безнең Румилебез бәете.

 

Әнием мине тапкан да,

Ак киемнәр кидергән.

Күкрәгенә йомшак кысып,

Ак бәхетләр теләгән.

 

Әнием, зинһар, сабыр бул,

Өзелсә дә үзәгең.

Зур, авыр югалтуга

Түзсен синең йөрәгең.

 

Ләйсәнем, син дә түз

Балаларым хакына.

Минем төсмерләрем

Бары аларда чагыла.

 

Чыгып киттек заданиега,

Туган яктан килүгә.

Очып килде шыпырт мина -

Җаным чыкты минуты белән.

 

Авыр булды шул чагында,

Күз алдыма килде әнием.

Үтермәгез минем улымны, дип

Кычкыргандай булды әтием.

 

Ләйсәнемнең якты йөзе,

Мәхәббәтле күзләре,

Балаларның кул сузганы -

Күз алдына тезелде…

 

Ник рәхимсез икән ачы язмыш?

Исән кайту иде теләгем.

Юк шул, дошман кансыз,

Шайтан төгәл, аяусыз...

 

“Сездән гафулык сорыйбыз”... дип

Хәбәр килде туган йортыма.

Әти-әни, сабыр булыгыз,

Вакыт җитәр мине җирләргә.

 

Мин үлгәнне ишеткәч,

Кара кайгы басты авылны.

Солдат формасыннан ятам,

Кысып куйган каеш билемне.

 

Аягымда каты итек,

Бөтен тәндә яралар.

Берничә катлы тимер табутка

Шакылдатып бикләп куйдылар.

 

Минем дуслар кайтырлар

Туып үскән жирләргә.

Мин исән-сау кайталмадым,

Ятам салкын гүрләрдә.

 

Ачы җилләр сызгыра

Донбасс кырларында.

Якыннарым, булмадыгыз

Җаным чыккан чагында.

 

Инде мине сагынсагыз,

Әмиремә карагыз.

Кара туфрак асларында

Ята газиз балагыз.

 

Бу бәетемне укыганда,

Күзегездән яшь тамар.

Исән-имин, тәүфыйк белән

Үссен безнең балалар.

 

Минем газиз балаларга

Бер дошман да тимәсен!

Сезне башка кайгылардан

Аллаһы Үзе сакласын.

 

Улым, кызым, алтыннарым,

Сез бәхетле булыгыз!

Иң зур бәхет дөньяда - эш,

Эштән сез курыкмагыз!

 

Эшне яраттым hәрвакытта,

Сабыр идем, яшь идем.

Бу сугышка үзем киттем,

Ил өчен бик кайгырдым.

 

Тырыштым, курыкмадым,

Бурычымны үтәдем.

Зур үкенеч - тик балаларның

Үсеп җитүен күрмәдем.

 

Балаларым, бу тормышта

Сезне көтә озын юл.

Яшәгез минем өчен дә -

Яшәү матур, рәхәт ул.

 

Ләйсән җаным, син бит минем

Мәхәббәтем, шатлыгым.

Тормышымны бизәдең син,

Дәрт бирдең, куандырдың.

 

Гафу ит инде мине -

Иртә киттем яныңнан.

Бәхет килсә, кире борма,

Мине калдырма догаңнан.

 

Әти-әни, акыллы бул, дөрес бул,

Дия идегез сез миңа һәрчак.

Рәхмәт сезгә барысы өчен дә,

Рәхәтлектә үтте балачак.

 

Ләйсән апам, син бит безнең

Мәрхәмәтле, изге зат.

Балаларыма ярдәм кыл,

Авыр чакта бул канат.

 

Әти-әниләрне калдырма,

Апам, сиңа теләгем.

Җир асларында булсам да,

Сезнең янда йөрәгем.

 

Матур җәйләр җиткәч каберемдә

Гүзәл чәчәк үрчетегез.

Минем өчен дә кадерләп

Оныкларыгызны үстерегез.

 

Озак еллар барыгызның 

Яшьтән кипмәс күзләрегез.

Вакыт җитми харап булды

Безнең Румил, диярсез.

 

Төшләремә дә кермәде

Үләсем чит җирләрдә.

Алып кайттылар бер көн

Авылыма җирләргә.

 

Бу сугыш бит бик авыр.

Аның кайсысы җинел?

Күрәлмәдем Җиңү көнен,

Ул зур шатлык булып килер!

 

Минем вакытсыз үлемем

Өч авылга булды авыр.

Инде сезгә барыгызга

Аллаһы бирсен сабыр.

 

Аяз төндә йолдызлар

Яндылар да сүнделәр.

Бу елның май аенда

Мине зурлап күмделәр.

 

Әҗәл мине көткән булган

Донбасс кырларында.

Булмадыгыз яннарымда

Җан биргән чакларымда.

 

Туганнарым, күршеләрем,

Авылдашлар, сезгә дә 

Булмасын мондый исәпләр

Алдагы көнегездә.

 

Сез утырткан гөлләрегез

Атарлар ел да чәчәк.

Сабырлык бирсен Ходаем,

Булган шундый күрәчәк.

 

Агар сулар, үтәр еллар,

Бетәр фаҗигале сугышлар.

Авылдашлар, туганнарым,

Калдырмагыз догадан!

Лилия АБДУЛЛИНА,

Мәләкәс районы.