Легендар шагыйрь һәм рәссам истәлегенә

Димитровград шәһәренең “Восход” мәдәният йортында легендар шәхес – шагыйрь һәм рәссам, сынлы сәнгать өлкәсендә “Филантроп” халыкара премиясе лауреаты, Г.Исхакый, Ш.Маннур, С.Урайский, Г.Кандалый исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Тормыш җиле”, “Көнбагышлар”, “Кабатланмас моң”, “Ике кояш”, “Шатлыклы иртә” һәм “Йөрәк сере” дип аталган шигъри җыентыклар авторы Гакыйль Сәгыйровны искә алу кичәсе узды.

Үзеннән соң искиткеч бай рухи мирас калдырган Гакыйль Сәгыйровның 85 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә мәдәният йорты фойесында җәелеп киткән күргәзмә белән танышудан башланып китте. Анда илле елдан артык урын өстендә ятып иҗат иткән – каләмне теш арасына кыстырып рәсемнәр ясаган, шигырьләр язган әдип һәм рәссамның шәхси әйберләре урын алган иде. Гакыйль аганың кулъязмалары, авыл балаларын фоторәсемгә төшерергә өйрәткән фотоаппараты, каләме белән карандашлары бүген энесе Наил абый белән килене Халидә апа Сәгыйровлар гаиләсендә ядкарь булып, бик тә кадерләп саклана. Гакыйль абыйны онытмыйбыз, аның шигырьләренә хәзер дә көйләр язам, Мәләкәс артистлары аларны теләп башкара, ди бертуганының улы – үзешчән композитор Ринат Сәгыйров.

Шәһәр хакимияте аппараты җитәкчесе Александр Малюгин бәйрәмдә катнашучыларны Димитровград башлыгы Андрей Большаков исеменнән сәламләп, актив, дус-тату булуы белән аерылып торган җирле татар автономиясе эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ә Гакыйль Сәгыйров иҗаты һәм аның тормыш юлы – барыбыз өчен дә какшамас ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш һәм сынауларга бирешмәү үрнәге, диде ул. Өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Габдулхак Мурзаханов данлыклы якташыбызның үлемсез әсәрләрен урта мәктәпнең рус һәм татар әдәбияты дәресләре программасына кертергә тәкъдим итте. Сәгыйровның батырлыгы турында балаларга сөйләргә кирәк, дип саный милләт җанлы депутат. Ә Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марат Вәлиев сөенечле хәбәре белән уртаклашты. Июнь аеның ахырында Гакыйль ага озак еллар яшәгән йортка (ул Гвардейская урамында урнашкан) мемориаль такта урнаштырылачак. Легендар шәхесне онытырга хакыбыз юк, без аның исемен мәңгеләштерергә бурычлы, дип белдерде мохтарият җитәкчесе. Димитровград Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов Коръәни-Кәримнән сүрә укыды һәм аны 2009 елда безнең арабыздан киткән Гакыйль ага рухына багышлады. Легендар якташыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынауларга бирешми, беркайчан да авырсынмый, киресенчә, яшәргә омтыла, күп кырлы иҗаты белән халыкны сөендерә, диде мөхтәрәм дин әһеле. Ә өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәп коллективының Сәгыйров иҗатын пропагандалау юнәлешендә зур эш башкаруы турында бәян итте. Әлеге мәгариф учагында легендар шәхескә багышланган музей почмагы бар, “Гакыйль Сәгыйров укулары” ел саен төбәкара дәрәҗәдә үткәрелә. “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов Димитровград каласының бер урамына яки мәгариф, мәдәният учреждениесенә Сәгыйров исемен бирергә тәкъдим итте. Ул бердәнбер татар басмасын халыкка таратуга зур өлеш кертүе өчен Димитровградның “Лидер-Д” фирмасы җитәкчесе Фәнис Халиуллинны редакциянең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ә 22 нче мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Аделина Джумаевага редакциянең истәлекле бүләкләре тапшырылды. Тырыш, сәләтле Аделина “Өмет”нең “Балалар сәхифәсе”ндәге барлык биремнәргә дә дөрес җаваплар җибәреп тора. Мәләкәс шагыйрәсе Гөлсинә Ханәфи Гакыйль ага иҗатына чиксез соклануын белдереп язган шигырен яңгыратты. Ул шатлыклы хәбәре белән дә бүлеште. Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе Г.Сәгыйров исемендәге әдәби премияне булдырган. Әлеге бүләк мәктәп балаларына, талантлы яшьләргә тапшырылачак. Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева “Гакыйль Сәгыйров укулары”нда катнашучылар саны елдан-ел күбәя һәм географиясе киңәя баруы турында сөенеп сөйләде. Без әлеге укуларны өлкә мәгариф министрлыгы, өлкә һәм шәһәр татар автономияләре белән берлектә уздырабыз, Ульяновск өлкәсе, Татарстан мәктәпләре укучылары аеруча активлык күрсәтә, диде Мөнирә ханым. Гакыйль аганың бертуган энесе Наил Сәгыйров шагыйрьнең туган авылы Иске Җүрәйдә музеен булдыру мәсьәләсен күтәрде. Чынлап та, музей булдыру кирәклеге турында сүз күптәннән барса да, боз һаман урыныннан кузгалмый. Югыйсә, берничә ел элек Самара малтабарлары бу эшкә җитди рәвештә алынганнар иде бит. Махсус фонд та булдырып карадылар, грант отулары турында да хәбәр таралды. Кызганычка, йортыбызны сүтеп ташлап, музей өчен фундамент салудан ерак китә алмадылар, ди Наил абый, моңсуланып. Ә музей-йортны ничек булса да төзергә кирәк. Дөресен әйткәндә, Гакыйль Сәгыйровның музей-йорты туган авылында гына түгел, ә Самара, Димитровград шәһәрләрендә дә булырга тиеш.

Әдәби-музыкаль кичәнең концерт программасы да тирән мәгънәле, һәркемне уйландырырлык итеп төзелгән иде. Мөселман хатын-кызлар союзының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Римма Афандеева һәм 22 нче мәктәп укучылары Гакыйль Сәгыйровның гыйбрәтле, яшәү көче белән тулы шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Ә Мәләкәс татар сәхнәсе йолдызлары – Альбина Хәмидуллова, Венера Шагвалеева, “Сембер җыры” конкурсының гран-при лауреаты Ринат Агаев, районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлнәфис Сәхәбетдинова, “Сүнмәс йолдызлар” ансамблен әйдәп баручы Миләүшә Халитова һәм ансамбльнең солистлары Суфия Зайнуллова, Вил Идрисов, Разия Бильданова, Алинә Шакирова, Алия Замальтдинова, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровлар тамашачыны Г.Сәгыйров сүзләренә иҗат ителгән моңлы вә дәртле җырлары белән сөендерделәр. Шулай ук бөтен гомерен татар сәнгатенә багышлап, фани дөньядан бакыйлыкка күчкән Фәния Халиуллова репертуарындагы җырлар да яңгырады. Фәния Самат кызы озак еллар Гакыйль ага белән аралашып, иҗади хезмәттәшлектә булып, шагыйребезгә илһам өстәп яшәде.

“Әлеге кичәне оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Гакыйль абыйны онытмыйлар, менә әле мемориаль такта куярга да җыеналар икән. Без өлкәбезнең һәм күрше төбәкләрнең кайсы гына почмагына барып чыксак та, Гакыйль абый турында халыкка сөйлибез, шигырьләрен яңгыратабыз, җырларын башкарабыз. Мәктәп яшендәге балалар аеруча кызыксыналар, яшьләр дә битарафлык күрсәтми, ә өлкәннәр күз яшьләрен сөртә-сөртә тыңлыйлар”,- ди Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шакурова.

Исхак ХӘЛИМОВ. 

 

* * *

И, Ходаем! Чиксез канәгать мин –

Шундый сизгер күңел биргәнсең:

Һәркайсының хәлен аңлый беләм,

Һәркайсының җанын санлый беләм.

Багланыш күп минем дөнья белән,

Шул яшәтә мине, күрәмсең...

* * * 

Җырлар язам, хатлар язам, китап язам,

Ак кәгазьне сүзләр белән сырлап салам;

Күпме көрәш китә аның һәр юлына! –

Шатланам мин җырлар булып калуыма. 

* * *

Һәр шигырем – 

уйларымның чыны -

Тормыш көзгесенең кыйпылчыгы.

* * * 

Кирәк түгел андый-мондый бәхет,

Мин тормышка карыйм тирәннән:

Кайгысы да, шатлыгы да аның

Күмелерлек булсын түбәмнән.

 

Нәфрәтләнеп, янып, дулкынланып

Һичбер кайчан туймас бәндә мин,

Кулларымны эштән качырмыйм мин,

Йөрәгемне уттан жәлләмим.

 

Таш кыяны ярып үскән нарат

Сынса сынар, әмма бөгелмәс.

Сазда үскән зирек имин яшәр,

Чын бәхетне ләкин ул белмәс.

Гакыйль СӘГЫЙРОВ.