Виртуоз артист Фәйзүк Туишев

Татарстанның халык артисты, виртуоз гармунчы Фәйзулла Туишев хәзерге Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында дөньяга килә. 

Татарның беренче виртуоз гармунчысы Фәйзулла Кәбир улы Туишев (үз фамилиясе Туктаров) 1884 елның 19 декабрендә (иске стиль белән 6 декабрьдә) Самара губернасы Ставрополь өязе Иске Төгәлбуга авылында күп балалы, авыр тормышлы гаиләдә дөньяга килә. Әтиләре тормышның очын-очка ялгап бару өчен, хәтта күрше чуваш авылына барып көтүчелеккә ялланырга да мәҗбүр була.

Фәйзуллага унике-унөч яшьләр тирәсендә гаилә, уңайлырак тормыш эзләп, Мәләкәскә (хәзер Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәре) күченеп килә.

Мәләкәс бу вакытта Самара губернасының өяз үзәге шәһәре. Үзенең кырык көнле ашлык ярминкәсе белән билгеле. Ярминкәне җанландырып җибәрү өчен, әлбәттә, Россиянең төрле тарафларыннан җыелган һәвәскәр сәхнә әһелләре һәм цирк артистлары, җырлы-биюле уеннар, карусельләр була. Фәйзүк тә (аны таныш-белешләре шулай атап йөртә) шушы ярминкә балаганнарына тартыла. Нәкъ шушы елларда малайның музыкага һәвәслеге ачыла һәм ул беренче мәртәбә кулына гармун ала. Ләкин әти-әнисе баланың гармунга булган мәхәббәтен башта өнәп бетерми. Фәйзулланың төрле вак йомышларга йөреп, үз хезмәте белән эшләп тапкан акчага алган беренче гармунын әтисе юкка чыгара. Ләкин өйгә акча кайта башлагач, бу шөгыльнең файда китерүенә төшенгәч, карашлары бераз үзгәрә төшә.

Тиздән Фәйзулла Мәләкәстә танылган гармунчы булып китә. Өстәвенә, аның татарча һәм чувашча көйли алу сәләте дә ачыла. Балаган хуҗалары: “Но, Фәйзүк, сиңа балаганнан һич аерыласы түгел”, – дип аны үзләре белән гастрольләргә чакыра башлыйлар.

Беренче гастрольләрнең берсе Казанда була. Монда басылган афишаларда ул “виртуоз артист Фәйзүк Туишев” буларак теркәлә. Шушы көннән соң “Туишев” аның псевдонимы булып китә, соңрак фамилиягә әверелә. Бу гастроль Фәйзүкнең хәтерендә мәңгегә уелып калгандыр, мөгаен. Ул рус артистлары арасында йөреп, сәхнәгә күбрәк рус яшьләре кыяфәтендә чыгыш ясый, гармунда рус көйләрен уйный. Аны татар егете дип уйламыйлар да. Гармунчыны өйрәнгән галимнәр дә: “Фәйзүкнең беренче артистлык амплуасы – баш очына самоварлы поднос куеп, русча бию була”, – дип язалар. Әлеге гастрольдә Туишевның мөселман икәнлеге беленә һәм татар яшьләре аны тукмап китәләр.

Алга таба Фәйзулла музыкантларга ияреп Идел буйлап – Самарадан Әстерханга кадәр гастрольләргә йөри. Бераз үсә төшкәч, үзе дә карусельдә дә, балаганда да, циркта да эшли.

1910 елда Фәйзүк данлыклы Мәкәрҗә ярминкәсенә килгән “Сәйяр” труппасы артистлары белән таныша. Шушы вакыйгадан соң ул үз халкының милли көенә, музыкаль культурасына ныграк игътибар итә башлый, татар көйләрен һәм татар җырларын өйрәнә. Үз репертуарына халык арасында таралган “Иске кара урман”, “Агач башы”, “Туганай”, “Ташлар аттым Болакка” кебек көйләрне кертә. Шул елларда Туишевның Түбән Новгород шәһәрендә узган гастрольләрен тасвирлап, артист Локман Аитов болай ди:

“Безнең халыктан да шундый гармунчы чыгар икән дип, тәмам хәйран калдым. Чөнки мин бу көнгә кадәр Пермьдә гастрольгә килгән рус уенчыларыннан мәшһүр Петр Невскийны гына күргәнем бар иде. Фәйзулла Туишевның рус көйләреннән башка татар халык көйләрен дә кечкенә гармуннарда зур осталык белән уйнавы, шуның өстенә тагы үзе уйнап, үзе биеп җибәрүләре соклангыч булды”.

Еллар узу белән һәвәскәр гармунчы барлык көйләрне дә уйнарга өйрәнә. 1912 елда Мәскәүдә һәм 1914 елда Петербургта зур концертлар уздыра. Берничә тапкыр атаклы композитор Федор Шаляпин белән бергә чыгыш ясый.

Фәйзулла Туишев Ерак Көнчыгыш һәм Себер якларында яшәп, 1926 елда Казанга кайтып төпләнә. Ул Казанда гармун фабрикасын ачуда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Фабриканың техник советында баш белгеч, соңрак консультант вазыйфаларын башкара.

1937 елда Казанда Татар дәүләт филармониясе ачылганнан соң, аның төп солистларыннан берсе булып китә. Филармония каршында баянчылар ансамбле оештыру белән шөгыльләнә, 1939 елдан даими рәвештә дәресләр бирә башлый.

1944 елда Фәйзулла Туишевның артистлык эшчәнлеге башлануга 50 ел тула һәм аңа бу уңайдан “Татарстанның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелә.

Фәйзулла Туишевка карата татар тамашачысының, гомумән, татар халкының ихтирамы бик зур була. Аның барлык концертлары, кайда гына үткәрелүгә карамастан, озак алкышлаулар белән тәмамлана. Әлеге популярлык артистка җитеш тормышта яшәргә мөмкинлек бирә. Шунлыктан ул үзенә уен коралларын иң яхшы профессиональ гармун осталарында ясатып ала. Нәтиҗәдә, иҗаты ахырына төрле зурлыктагы 50ләп гармуны җыела.

Аның бер кызыклы гадәте була – ул гармуннарына хатын-кыз исемнәре куша. Мәсәлән, аның Асия, Мәликә, Маруся, Бәдриҗамал һ.б. исемле гармуннары була.

1949 елда язган васыятьнамәсе буенча, артист үзенең гармун коллекциясен Татарстан Җөмһүриятенә һәдия итеп калдыра. Ләкин гомеренең азагында гармуннарның күбесен сатарга мәҗбүр була. Калган гармуннар коллекциясе Татарстанның Милли музеенда саклана.

Фәйзулла Туишев 1958 елда 74 яшендә Казанда вафат була.