Халыкара экономика форумында

Мәркәзебез Казанда “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” халыкара экономика форумы тәмамланды.

Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, халыкара хезмәттәшлекне киләчәктә үстерү максатында, быел әлеге форумга федераль статус бирелде. Анда дөньяның 84 иленнән 15 меңнән артык кунак катнашты. Мәртәбәле чарага Ульяновск өлкәсе делегациясе дә чакырулы иде. Безнекеләр эшлекле программада катнашып, перспективалы проектларны тәкъдим итте һәм төбәгебез белән эшләргә теләк белдергән партнерлар белән сөйләшүләр үткәрде.

Төбәгебезнең 12 предприятиесе – “Перлотто”, “ВИОН”, Ульяновск хладокомбинаты, “Биоресурс”, “А-Групп”, Кармалы үсемлек мае заводы, ПК Интехмаш, МИДА промышленность группасы, УЗПА, “Италон”, сәүдәгәр Марков тегермәне һәм “Тимер Групп” ширкатьләре күргәзмәдә катнашучыларны үзләренең мөмкинлекләре белән таныштырды.

Безнекеләр шулай ук “Урта Идел – Каспий диңгезе – Фарсы култыгы” масштаблы логистик проектын булдыру буенча планнары белән бүлештеләр. Әлеге проект форум кунакларында зур кызыксыну тудырды. Бу канал Урта Идел буе малтабарларына яңа офыклар ача – экспорт белән импортны җайга салу мөмкинлеге булыр. Бүген өлкә Хөкүмәте Татарстан, Чувашия һәм Мордовия белән бердәм йөк агымы булдыру турында сөйләшүләр алып бара.

“Ульяновск өлкәсе беренчеләрдән булып шушы проектны тормышка ашыруга кереште. Губернатор Алексей Юрьевич Русских күрше төбәкләр башлыкларына йөк агымын берләштерү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Аның йөкләмәсе буенча Ульяновск өлкәсе делегациясе Казан саммитында катнашты – презентацияләр тәкъдим итте һәм партнерлар белән сөйләшүләр үткәрде,- дип сөйләде Ульяновскиның “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов. – Узган елның декабрендә Казвин провинциясе губернаторы Мөхәммәд Мәхди Алаи белән хезмәттәшлек итү турында килешкән идек. Маршрут буенча йөк озатылды инде, сәүдә йортлары оештырылды, бердәм логистика булдыру хакында сөйләшүләр дәвам итә”.

Руслан Гайнетдинов белдерүенчә, Ульяновск өлкәсе делегациясе шулай ук дус дәүләтләр – Үзбәкстан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, Иран вәкилләре белән сөйләшүләр үткәргән. Тышкы сәүдә элемтәләрен киңәйтү һәм дилерлык үзәкләрен үстерү мәсьәләләрен караганнар. <