Путинга конкурент булырлык сәясәтче юк

ВЦИОМ агымдагы елның 10-14 маенда чираттагы сорашып белешү нәтиҗәләрен игълан итте. Әлеге нәтиҗәләрдән илебез халкының әйдәп баручы сәясәтчеләргә һәм төп сәяси партияләргә ышаныч рейтингы барлыкка килгән.

Беренче рейтингта Президент Владимир Путин лидерлык позициясен беркемгә дә бирми. Рәхим итеп, әйтегез әле, сез Владимир Путинга ышанасызмы, әллә ышанмыйсызмы, дигән турыдан-туры сорауга, респондентларның 80,1 проценты уңай җавап биргән.

Премьер-министр Михаил Мишустинга халыкның ышаныч дәрәҗәсе – 62,5 процент, Геннадий Зюгановка – 35,9 процент, Сергей Мироновка - 30,9 процент, Леонид Слуцкийга - 19,2 процент, Алексей Нечаевка 9,0 процент тәшкил итә.

Политик партияләргә килгәндә, “Бердәм Россия”гә ышаныч дәрәҗәсе – 39,3 процент, КПРФка - 10,4 процент, ЛДПРга – 9,3 процент, “Справедливая Россия – Патриоты – За правду” партиясенә – 5,9 процент, “Новые люди” партиясенә 4,1 процент тәшкил итә.