Дәүләт милли сәясәте

Оренбургта Идел буе федераль округы төбәкләре башлыкларының этноконфессиональ мөнәсәбәтләр өчен җаваплы булган урынбасарлары белән семинар-киңәшмә узды. Аны Президент администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов үткәрде.

Әлеге семинарда Ульяновск өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Вадим Андреев һәм Губернатор администрациясенең милләтләр эшләре һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча идарәсе башлыгы Сергей Паховский катнашты.

Безнең илдә төрле милләт вәкилләре гасырлар дәвамында дус-тату яшиләр. Күршеләрчә дус, аңлашып һәм бер-беребезне хөрмәт итеп, мәдәниятләр аркылы аралашып яшәү традициясе – Россия халыкларының горурлыгы һәм уртак казанышы. Шуңа күрә дә милләтара һәм динара татулыкны тәэмин итү, бердәмлекне ныгыту, гореф-гадәтләр, телләр һәм үзенчәлекле мәдәниятләрнең күптөрлелеген саклап калу мәсьәләләре – үзгәрешсез, мөһим, төп өстенлекләр исәбендә.

“Идел буе федераль округы милләтара мөнәсәбәтләрнең төп күрсәткечләре буенча лидер булып тора: халыкның 90 процент чамасы аларны уңай бәяли. Төбәкләр иминлеге – бәяләп бетергесез эшнең нәтиҗәсе, ул 10 ел эчендә ныклы нигез булдыру мөмкинлеге бирде. Тыштан басым ясау фонында Россия халкының бердәмлеге тагын да арта төште. Илебездә яшәүчеләрнең 80 проценттан артыгы, шул исәптән безнең милли оешмалар һәм берләшмәләр дәүләт башлыгының махсус хәрби операция үткәрү турында карарын хуплый”,- дип белдерде РФ Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов. Аның сүзләренчә, Украинада махсус хәрби операция үткәрү дәүләт милли сәясәтенә турыдан-туры кагылышы булган бик күп мәсьәләләрнең актуальлеген арттырды.

Президентның Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ассызыклавынча, тышкы басым шартларында милли һәм дини нигездә конфликтларны профилактикалау, кисәтү һәм бетерү регионнардагы хакимият органнары алдында торган төп бурычларның берсе булып кала.