Балалар инфекцион хастаханәсе

Губернатор Алексей Русских яңа балалар инфекцион корпусы төзелешен шәхси контролендә тота.

“Подрядчы оешмалар алдында эш темпларын арттырып, төзелеш эшләрен ел ахырына кадәр төгәлләү бурычы куйдым. Объект 60 процентка әзер инде. Бинаның каркасы торгызылган, хәзер эчтәге эшләр башланды. Хастаханә федераль үзәк ярдәмендә төзелә”,- дип хәбәр итте Алексей Русских.