Әсән авылы “Кулибин”ы

Һәр авылның үз “Кулибин”ы булган һәм хәзер дә андыйлар очрый. Чардаклы районы Әсән авылында гомер иткән Гайнетдин абый Аширов шундый уңган, тырыш, оста, бөтен нәрсә дә кулыннан килә торган кешеләрнең берсе иде.

Техник белеме булмаса да, ул радио, телевизор, автомобиль, мотоцикл һәм сәгать механизмнарының ничек эшләүләрен төгәл белеп, тиз арада ремонтлап, төзәтеп бирә иде. Илленче-туксанынчы елларда Гайнетдин абый яныннан бервакытта да кеше өзелмәде. Әсән халкы да, тирә-күрше татар, рус авылларында яшәүчеләр дә шушы оста куллы мастер янына ашыктылар. Гайнетдин абый беркемне дә кире борып җибәрмәде, барысына да ярдәм итәргә тырышты. Аның кечкенә генә өе ремонтка китергән әйберләр белән тулы була иде. Тормыш иптәше Әкълимә апа йомыш белән килүчеләрне һәрчак елмаеп, ачык йөз белән каршы алды.

Гайнетдин абый бу эшләр белән төп хезмәтеннән бушаган арада - ял сәгатьләрендә шөгыльләнә иде. Ул колхозның электригы һәм радио узелы җитәкчесе вазыйфаларын җиренә җиткереп, бөтен күңелен биреп, җаваплылык хисе тоеп башкарды. Гайнетдин абый эшләгән вакытта авыл урамнарындагы ут баганаларында лампочкалар төнлә һәрчак якты янды, беркайчан да сүнеп тормады. Тынгысыз йөрәкле электригыбыз кышкы салкында да, җәйге эсседә дә җилкәсенә авыр сумкасын асып, унике метрлы багана башына тиз генә менә һәм янган лампочкаларны яңасына алмаштырып төшә иде. Ул колхозчылар өйләрендәге һәм терлекчелек фермасындагы электр җиһазларны ремонтлап, тикшереп торырга да өлгерде.

Киң күңелле, ярдәмчел Гайнетдин абый Ашировны авыл халкы бүген дә әле сагынып, рәхмәт сүзләре белән искә ала. Ул авылның радио узелын эшләтү өчен бик күп тырышлык һәм көч куйды. Әсән халкы авыл уртасындагы баганага урнаштырылган динамиктан Казан радиосы тапшыруларын тыңлап рәхәтләнде. Бөек җырчылар Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованың моңлы җырларын ишетү өчен бөтен авыл шушы динамик тирәсенә җыела иде. Гайнетдин абый данлыклы диктор Левитан тавышына бик тә ошаган калын тавышы белән радио аша авылдашларына барча яңалыкларны җиткереп торды. Без кемнең кайда эшкә барырга тиеш булуы, кич белән клубта нинди кино күрсәтергә җыенулары турында белеп тордык. Ә инде кышкы салкын көннәрдә, бүген 1-8 сыйныф укучылары мәктәпкә бармыйлар, дигән сүзләре без - балалар йөрәгенә тәмам сарымай булып ята иде.

Талантлы кеше бөтен яктан да талантлы була, дип дөрес әйтәләр икән. Гайнетдин абый Саратов гармунында искиткеч оста уйный иде бит. Моңлы татар көйләрен суздырып җибәрсә, күңелләр әллә нишләп китә иде... Авыл ир-егетләренең “хромка”ларын күз ачып йомганчы ремонтлап бирә иде.

Авылыбыз “Кулибин”ының яшьлек елларында укып техник белем алу мөмкинлеге булса, һичшиксез, фән өлкәсендә зур ачышлар ясап, уникаль белгеч дәрәҗәсенә һәм олы казанышларга ирешкән булыр иде.

Гайнетдин абый Ашировның тормыш һәм хезмәт юлы күпләр өчен үрнәк булырлык, сокланырлык һәм горурланырлык. Аны искә алуларыбыз, рәхмәт сүзләребез дога булып барсын иде. Мәрхүмнең рухы шат, урыны җәннәттә булсын.

Җәмил КАДИРОВ,

Әсән авылы.