Яңа шәһәрдә хәзер Ислам үзәге бар

Яңа шәһәрнең “1 нче мәхәллә”се йортында Ислам мәдәни-агарту үзәге ачылды. Тантанада өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстанның Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Балтач, Кукмара районнары вәкилләре, мәхәллә мөселманнары, автономия активистлары катнашты.

Шәһәребездә татар хәрәкәтенең чишмә башында торган тынгысыз йөрәкле милләтпәрвәр Рафаэль хаҗи Назмутдинов моннан сигез ел элек җирле хакимият ярдәмендә ташландык бинаны төзекләндереп, мөселман мәхәлләсе ачып җибәрү бәхетенә ирешә. Региональ диния нәзарәте карамагындагы мәхәллә мәчетендә мөселман кардәшләребез биш вакыт намаз укыйлар, дини мәҗлесләр һәм төрле очрашулар үткәрәләр. Шулай ук өлкәннәр һәм балаларга дини белем бирүне җайга салалар. 64 нче мәктәп директоры булышлыгы белән сабыйларга татар телен өйрәтү мәсьәләсе дә хәл ителә. Ә мәхәллә йортында балалар мәйданчыгы, парк, ачык һавадагы музей барлыкка килә. Мәхәлләгә мөмкин кадәр күбрәк халыкны тарту нияте белән мәчет ишегалдына Буа районының бер авылыннан иске генә өйне китереп куялар.

“Автономия активистлары, аксакалларыбыз белән бергә өмәләр оештырып, шушы өйдә татар халкының тормыш-көнкүреш музеен ачып җибәрдек. Әби-бабаларыннан, әти-әниләреннән рухи мирас, әманәт булып күчкән экспонатларны – тарихи ядкарьләрне хәзер дә китереп бирәләр әле”,- ди мәхәллә һәм татар автономиясе рәисе Рафаэль Назмутдинов.

Бүген мәктәп укучылары, студентлар, ана теле укытучылары һәм микрорайон халкы музейга экскурсиягә килеп йөри. Татар-мөселман йортын хәтерләткән музейханә, кул осталары ясаган өй җиһазлары һәркемдә чиксез соклану хисе тудыра. Туган авылларыбыздагы өйләрне сагынганда, шушы музейга килеп, күңел хатирәләрен яңартабыз, куе томаннар артында калган яшьлегебезгә кире әйләнеп кайткан сыман булабыз, ди алар.

Татар йортын эшләтеп җибәргәннән соң, Рафаэль Әмин улы үзенең тарафдарлары белән тагын бер мөһим проектка алына. Мәхәллә территориясендә заманча Ислам мәдәни-агарту үзәге төзү эшенә керешә алар. Губернатор администрациясе, өлкә Хөкүмәте, шәһәр администрациясе һәм “Сембер” бизнес-клубы изге эшкә һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр. Бөтендөнья татар конгрессы да мөмкин кадәр булыша. Күмәк тырышлык нәтиҗәсендә, кыска гына вакыт эчендә Ислам үзәге бинасы калкып чыга. Кызганычка, янгын аркасында өр-яңа бина зур зыян күрә. Рафаэль хаҗи һәм аның күп санлы фикердәшләре бу эшкә һич тә кул селтәмичә, яңа бина салуга җиң сызганып алыналар. Бура да, төзелеш материаллары да, осталар да табыла. Һәм зарыгып көтеп алган Ислам мәдәни-агарту үзәге үзенең ишекләрен киң итеп ачып, халкыбызга хезмәт итәргә әзер инде. Зәвыклы итеп, күңел җылысын куеп эшләнгән бина мәхәллә йортының нәкъ уртасында балкып утыра, ерактан ук һәркемнең игътибарын җәлеп итә.

“Әлеге үзәктә без актив озак яшәү үзәге, ветераннар һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге, ялгызы гына көн күрүче картлар өчен махсус үзәк булдырырга ниятлибез. Ә татар балаларын белем бирү, ана телен һәм татар мәдәниятен, гарәп графикасын өйрәнү үзәкләре көтә. Бу йортның ишекләре һәркемгә ачык”,- ди Рафаэль Назмутдинов.

Ислам үзәген ачу тантанасына мәхәллә халкы, күп кунаклар җыелган иде. “Ак калфак” кызлары аларны чәкчәк һәм җыр-биюләр белән каршы алды. Шәрәфле кунаклар арасында өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре дә бар иде. Губернатор урынбасары Александр Коробко регион башлыгы Алексей Русских исеменнән сәламләп, Заволжье районы татарларының лидеры Рафаэль Назмутдинов белән үзәкне төзүдә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Бүгенге катлаулы шартларда кешелекле булырга, мөмкин кадәр күбрәк игелекле эшләр башкарырга тырышыгыз, дип ул халыкка мөрәҗәгать итте. Шәһәр башлыгы Александр Болдакин да Рафаэль Әмин улы белән мәхәллә активистларына рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. Шундый милли һәм дини үзәкләр Россия халыклары арасында бердәмлекне ныгытуга зур өлеш кертә, диде главабыз. Ульяновск шәһәр Думасы рәисе урынбасары Алсу Айзатуллина белән өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Артур Котельников та Ислам үзәгенә соклануларын белдерделәр. Ә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин мәркәзебез Казанның кайнар сәламен тапшырып, изге эшкә булышучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Ул тантанага кыйммәтле бүләк алып килгән иде – җирле автономиягә баян тапшырды. Заволжье районы мәхәлләсе милли һәм дини эшләрне бергә үреп алып баруы белән күпләргә үрнәк, диде ул. Ульяновск өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин да милли эшләрдә актив катнашып йөрүчеләрне Рәхмәт хатлары белән шатландырды. Рафаэль дустыбызның тырышлыгына, власть органнары белән уртак тел табып эшләвенә барыбыз да сокланабыз, диде мохтарият җитәкчесе. Ә Татарстан Республикасы мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Казанның ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин дин кардәшләребезне ифрат гыйбрәтле вәгазьләре белән сөендерделәр. Әлеге үзәккә озак еллар халкыбызга хезмәт итәргә, милләтебезгә туры юлны күрсәтеп торырга насыйп булсын, диде алар. Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган офицерның әнисе, педагог-психолог Резедә Ханнанова “Сердце Вновь Оживет” проекты белән таныштырып үтте.

Тантананың мәдәни программасы да бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Заволжье районы татар автономиясенең “Ак калфак” кызлары, Татар мәдәният үзәгенең “Урама” фольклор коллективы, Чардаклы район мәдәният йортының “Ак чәчәкләр” ансамбле милли моңга сусаган халыкны татар көйләре белән шатландырдылар. Ә мәхәллә мөгаллиме Али хәзрәт Даньялов дәресләренә йөрүче балалар Коръәни-Кәримнән аять һәм сүрәләр яңгыраттылар.

Моңлы азан бөтен җиһанга таралганнан соң, тантана кунаклары мәхәллә мәчетенә кереп, Ульяновск шәһәре имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Сафин җитәкчелегендә өйлә намазын укыды. Аннары аларны һәммәсен дә Ислам үзәге ашханәсендә корбан ашы көтә иде. Милли сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын артында да мәхәллә халкын тәбрикләүләр дәвам итте. Татарстанның Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов Ульяновск татарларының телен һәм мәдәниятен, динен үстерү максатында уңай шартлар тудырулары өчен өлкә, шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ә Ульяновск өлкәсенең “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов Ислам мәдәни-агарту үзәге булдыру проектын тормышка ашыруда катнашучыларга, аерым алганда, мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов белән “Сембер” бизнес-клубы егетләренә рәхмәтләр юллады. Рафаэль хаҗи – бу эшләрнең төп сәбәпчесе, ул чиновникларга да, татар малтабарларына да – беркемгә дә тынгылык бирми, нәкъ менә локомотив сыман алга бара, аның кебек тынгысыз йөрәкләр күбрәк булсын иде, диде ул.

Исхак ХӘЛИМОВ.