Сайманның тузга язылмаган тарихы

Дүрт сугышны үткән солдат

Халкыма илебезне фашист илбасарларыннан азат иткән совет солдатларының батырлыгы турында нинди генә тарихи вакыйгалар ишетергә, китаплар укырга, картиналар карарга туры килмәде. Аларны бүген дә язып, сөйләп һәм күрсәтеп бетереп булмый. Профессионал язүчылар, белгечләр, хәтта һәвәскәр язучылар, краеведлар һаман архивларда казынып, совет солдатының яу кырындагы батырлыгын яшь буынга җиткереп тора. Ул шулай булырга тиеш тә инде. Үсеп килүче буын, аларның оныклары, оныкларының балалары шушы матур, тыныч тормыш нинди кыенлыклар белән бирелүен онытмасын. Мин дә әтиемнең өлкән абыйсы турында язарга булдым әле.

Мәхмүт Идрис улы Саюков Татар Сайманы авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап, вербовать ителеп, Архангельск өлкәсенә эшкә китә. Армия сафларына барырга вакыт җиткәч, авылга кире кайта. Ул хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгышта үтә. Нәкъ шул елларда Ауропада гына түгел, Ерак Көнчыгышта да куркыныч хәлләр турында ишетелә башлый. Япон милитаристлары Кытайга һөҗүм итә. Бөтен Маньчжурияне яулап алалар. СССР җиренә дә бертуктаусыз коткы салып торалар. Ул коткы Хәсән күле янында зур хәрби конфликтка әйләнә. 1938 елның 29 июнендә СССР чигенә көтмәгәндә бәреп керәләр. Безымянная дигән биеклекне яулап алалар. Мәхмүт Саюков та шушы бәрелештә катнаша. Командование исеменнән аны грамота белән бүләклиләр һәм старшина дәрәҗәсенә күтәрәләр. 1939 елның маенда япон милитаристлары Халхин-Гол төбәгендә Монголиягә һөҗүм итә. СССР белән Монголия арасында договор булу сәбәпле, Совет Армиясе Монголиягә ярдәмгә килә. Ике илнең хәрби частьләре тарафыннан япон милитаристлары тар-мар ителә. Мәхмүт абый менә шушы ут эчендә була.

Ул Ватаны каршындагы хәрби бурычын үтәп, туган авылына кайта. Әмма тормышын җайлап җибәрергә өлгерә алмый, СССР белән Финляндия арасында сугыш башлана. Бу сугышта СССР җиңеп чыкса да, илебезгә дан китерә алмый. Озак еллар буе фин сугышы совет җәмгыяте өчен “югалган”, “билгесез”, Твардовский әйтмешли, “незнаменитый” сугыш булып кала. Оборона наркомы К.Е.Ворошиловны эшеннән төшереп, С.К.Тимошенконы билгеләсәләр дә, сугышта әллә ни үзгәрешләр булмый. Шулай да, бер кызык хәл була дияргә мөмкин. С.К.Тимошенко үзенең приказында сугыштан кайтучы батыр совет солдатларын, хәрби киемнәрен калдырып, кем нинди кием таба ала, шуны киеп өенә кайтырга мәҗбүр итә. Мәхмүт абый өенә хат язып, посылка белән киемнәр җибәрүне сорый. Шуннан соң гына ул өенә кайта.

Сугыштан кайтып, мәктәпкә военрук булып эшкә урнаша. Эшендә дә, авылдашлары каршында да зур абруй казана. Әниебез еш кына Кара урманнан бөтен мәктәп эшчеләре һәм укучыларының урман кисеп, мәктәпкә утын ташулары турында сөйли иде.

“Мәхмүт абый биек, таза гәүдәле, спортсменга охшаган ир-ат иде. Утынга кискән калын бүрәнәләрне иңенә куеп ташыды. Без олау белән кайтканда, берничә укучы йөгереп килеп, Германиянең безгә каршы сугыш башлавын әйттеләр. Шунда, без беренче булырбыз инде, дип моңсу гына әйтеп куйды Мәхмүт абый”,- дип сөйли иде әниебез.

Ул, чыннан да, авылда беренчеләрдән булып фронтка китә. Хәрби тәҗрибәсе зур булганга (старшина), аны Сердобск шәһәренә кыска вакытлы офицерлар курсына җибәрәләр. Аннары – фронт! Мәскәү янындагы көчле бәрелешләр вакытында каты яралана. Шуннан соң аны комиссовать итәләр.

Мәхмүт абый туган авылына кайтып төшә. Авыл җитәкчеләре үзен яхшы белгәнгә, почта мөдире итеп билгелиләр. Шул вакытта туганыбыз гаилә корып җибәрә. Озак эшләргә өлгерми, район җитәкчеләре авыл Советы рәисе итеп куялар. Эше бик тә җаваплы. Җитмәсә, сугыш бара бит әле. Авылда проблемалар җитәрлек. Ир-атка фронтка чакыру кәгазьләре өләшергә кирәк. Ирләрне гаиләсеннән аерып, ут эченә җибәрү Мәхмүт абый өчен иң авыр эш була. Ул райисполкомга барып, эшеннән китү турында гариза язып, мөһерен тапшырып калдыра. Бу гамәле өчен аны, инвалидны, яңадан фронтка җибәрәләр. Ул 1944 елга кадәр яу кырында була. Украинаны азат иткәннән соң, Тернополь шәһәренә хәрби комиссар итеп билгелиләр. Эш күп була. Бандеровецлар белән көрәш алып баралар. Беркөнне бандеровецлар комиссариатка һөҗүм итә. Көчле атыш башлана. Бандеровецларны Дедеркалый авылына кадәр куып китәләр. Мәхмүт абый яралана. Бандеровецлар аны кулга алып, җәзалап үтерәләр һәм гәүдәсен шунда ук ташлап калдыралар. Красноармеецлар килеп җитеп, Мәхмүт абыйны шул авылда хөрмәтләп җирлиләр. Кабере өстенә зур обелиск куялар. Бүген Тернополь шәһәре – бандерачы неонацистлар оясы. Минем уйлавымча, ул обелискны неонацистлар җимереп ташлагандыр инде, мөгаен, чөнки аларның тактикасы бер дә үзгәрмәде бит. Күрүебезчә, кансызлык көчәя генә бара. Абыебыз исән килеш тә җәза күрә, каберендә дә тынычлык юктыр, дип борчылам.

Сугыш беткәннән соң, авылдашыбыз Ханбәл Шаһиәгъзам улы Гзюнов Тернополь шәһәрендә армия сафларында хезмәт иткәндә, авылдашының каберен зиярәт кыла. Шул вакытта авыл халкы Ханбәл абзыйга комиссарны җәзалап үтерүләре турында сөйли. Ул Мәхмүт абый каберенә куйган обелискны фотога төшереп, отпускыга кайткач, әти-әнисенә китереп бирә. Обелискка: «Лейтенант Саюков Махмут Идрисович погиб смертью храбрых в мае 1944 года за Социалистическую Родину»,- дип язылган була.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган совет солдатларын, аларның батырлыкларын хәзерге һәм киләчәк буыннар онытмасын иде.

Адәмнәр карчыгасы

Үмәр абзый – сугыш ветераны, коммунист. Күп еллар колхоз кырлары сакчысы булып хезмәт куя. Яше белән ярты гасырның икенче ягына күчсә дә, ару-талуны белмәс, кайнар йөрәкле чая ир була ул. Беркөнне күрше ир-ат төрле ризалаштыру сүзләре белән “йомшартып”, Үмәр абзыйны шабашкага алып китәләр. Куйбышев (Самара) тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда поезд көтеп утыралар икән болар. Мәйдан тулы халык. Кайсы килә, кайсы китә, кайсы озата, кайсы каршы ала... Шунда шәфкатьсез кесә караклары мәш килеп, үзләренә кирәкле корбаннарны эзләп йөриләр. Халык арасында тынычлык кошлары – күгәрченнәр мәйданда җим эзләп оча. Кыскасы, мәйдан гөж килеп тора. Бер күгәрчен, Үмәр абзый яныннан ук очып үткәндә, карчыга тизлегендә күгәрченне умырып алырга өлгерә...

Башкорт алфавитын кем язган?

2018 елның апрелендә мәркәзебез Казанда XI нче Бөтенроссия татар тарихын өйрәнүчеләр җыены үтте. Белгечләр Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән иде. Өч көн барган ул форумда миңа да катнашырга туры килде.

Икенче көнне, утырыштан соң, тәнәфес вакытында ашханәдә безнең өстәл артына ашык-пошык бер ханым килеп утырды. Исәнләшеп, безнең әңгәмәгә кушылып китте.

- Сез кайсы яктан буласыз? – дип миңа эндәште ул.

- Ульяновск өлкәсенең Татар Сайманы авылыннан, – дидем.

- Ә-ә... Сайманнан! – диде ханым шатлыклы тавыш белән. - Ул авылның бер талантлы педагогын беләм, – диде дә, серле елмаеп куйды.

- Мәхмүт Алмаев түгелме? – дидем мин.

- Ә сез аны каян беләсез? Ул бит егерменче еллар башында ук вафат булган, – диде ханым.

- Мәхмүт Алмаев - күренекле авылдашым. Аның иҗаты, тормыш юлы белән кызыксынам һәм өйрәнәм, – дидем.

- Ә сез аның башкорт алфавитын төзегән педагог, галим һәм матур, тыйнак зат булуын беләсезме? – диде ханым.

Өстәл артындагы халык алдында авылдашым турында шундый хөрмәтле сүзләрне ишеткәч, горурлыгым артты, үсеп киттем кебек. Чыннан да, Мәхмүт Алмаев турында шактый мәгълүматлар туплаган булсам да, аның башкорт алфавитын төзүе хакында ишеткәнем юк иде әле. Бу яңалык минем өчен зур ачыш булды. Чөнки Казанда, Галимҗан Ибраһимов исемендәге институт архивында эзләнгәндә филология фәннәре докторы, галим Мәзгүт ага Гайнетдинов бу хакта бернәрсә дә сөйләгәне булмады бит.

- Ә сез кем буласыз? Исем-фамилиягез ничек? Шушы сүзләрегезгә хисап бирергә әзерме? Бу факт турында газетага яки берәр журналга, исемегезне куеп мәкалә язсам, сез каршы түгелме? – дип сораулар яудырырга керештем.

- Әйе, һичшиксез, бу факт турында исемемне куеп яза аласыз. Хабушева Фәтиха Насыйровна булам, сезнең кебек үк төбәк өйрәнүче мин, – диде Фәтиха ханым.

Мәхмүт Алмаевның педагог булуы һәм “Хөсәения” мәдрәсәсендә укытуы турында Вафа Бахтияров һәм Тимерша Соловьев үзләренең истәлекләрендә язалар. Тимерша Соловьев Мәхмүт Алмаев хакында “Гани бай хатирәсеннән исемдә калганнары” дигән истәлекләрендә тәфсилләп яза.

Тимерша Соловьев беренче тапкыр Мәхмүт Алмаев белән Гани бай өендә күрешә.

“Без Фатих әфәнде Кәримов илә барган идек. Ишетүемә күрә, укый да, яза да белми торган бер куписның авызыннан чыккан сүзләр мөселман сәүдәгәрләре хакында тоткан игътикадымны (ышануымны) бөтенләй җимерде...”- дип яза Т.Соловьев.

Аларның бу утырышлары уку, укыту, мәктәп-мәдрәсә турында була. Шул вакытта Гани бай Хөсәеновның өенә Мәхмүт Алмаев килеп керә. Бу вакытта Мәхмүт Казаннан китеп, Ырынбурда яши. Фатих әфәнде аны яхшы белгән. “Фатих әфәнде, Мәхмүт Алмаевның мөселманча яхшы гына мәгълүматлы булуы өстенә, Истанбулда һәм Германиядә фән укып кайткан егет икәнен, яшь мөхәррирләремездән булып, киләчәккә зур өмидле бер зат булачагын аңлатты”,- дип яза Т.Соловьев.

Гани бай хәл вә әхвәлләрне сораштырып, Германиядәге мәктәпләр, андагы укыту тәртипләре белән кызыксына. Шунда Фатих әфәнде Мәхмүт Алмаевның шигырьләрен үзеннән сорап берничәсен укый. “Казан бае бик суфый” шигырен кабат укып чыгуын үтенә. Шул шигырьнең хәзрәтләр хакында булган каты сүзләрен йомшартырга тәкъдим итә. Берничә көннән соң болар яңадан Гани бай өенә җыела. Бу утырышта Садри Максуди да катнаша. Гани бай һаман китаплар, мөгаллимнәр хакында кайгырта. Ул Каргалы авылында ачылган вакытлы мөгаллимнәр курсын үзе барып күрергә тели. Алар – Мәхмүт, Гани бай һәм Тимерша Каргалыйга бара. Курста мөгаллимнәр дә, шәкертләр дә күп була. Мәхмүт Алмаев, белгеч буларак, күрергә килүче була. Гани бай курста мөгаллимнәр, шәкертләр күплеген һәм аларның тырышып, дәртләнеп укуларын күреп, чиксез шатлана.

“Мин булышлык кылам. Дәрт бар икән, укысын. Русчасы да, мөселманчасы да яхшы булса, ике канатлы булыр, дип үзенә бер ләззәт илә сөйли һәм бер гали эш эшләнәчәгенә шатлана иде”,- дип яза Т.Соловьев. Шуннан соң Гани бай Мәхмүткә мәдрәсәдә мөгаллимлек хезмәте тәкъдим итә.

Китап тәэсире

Ике баҗай була, берсе - өлкән, берсе - яшь, икесе дә тимер юл эшчеләре, машинистлар. Өлкән баҗайның өендә бәйрәм көнне табын артында китап киштәсе каршына утырып, чәйләп, әңгәмә коралар.

Өлкән баҗай - тыйнак, сабыр холыклы, кече яшьтән китаплар җыеп, яратып укучы библиофил. Кече баҗай, үткен, зирәк булуына карамастан, гомерендә кулына китап тотып карамаган егет.

Сүз тынып калган арада кече баҗай каршындагы китаплар киштәсенә карап:

- Баҗай, син шушы китапларны бөтенесен дә укып чыктыңмы инде?- дип сорый.

- Укымыйча!- дип, аңа карап, гаҗәпләнеп куя баҗасы. - Әллә баҗаң шушы китапханәне күргәзмә өчен генә җыйган дип уйлыйсыңмы? Владивосток-Харьков поездын йөрткәндә, һәр рейста һәрбер станциягә төшеп, китап кибетләреннән классик язүчылар, күренекле язучылар һәм чит ил классиклары китапларын чемодан тутырып өйгә алып кайта идем. Хәзер дә үз шәһәребезнең китап кибетләрендә сирәк очрый торган китаплар белән китапханәмне тулыландырып торам. Менә хәзер шушы “дусларым” күңелемне юатып, рухымны тынычландырып, янәшәмдә яшәп килә,- дип китап киштәсеннән җылы карашын тагын бер кат уздыра.

- Ә мин, баҗай, үз-үземне белгәннән бирле китап түгел, гәҗит тә кулыма алганым юк. Шулай да, кичә кулыма кәгазь тышлы, юка гына балалар китапчыгы эләкте. Ул Жилин белән Костылин турында иде, – дип, күзләрен ялтыратып баҗасына таба текәлә. - Ышанасыңмы, баҗай, китапны юри гына ачып укырга тотынган идем, ахырына җиткәнемне сизми дә калдым. Үзенә шундый җәлеп итте, хәтта беренче мәхәббәтемне күргән көнне дә бу халәтне кичермәдем. Ну, китап!.. Бу вакыйга чынлыкта булган эшме икән?! Вот бу, мин сиңа әйтим, китап! – дип, зур укымышлы зат кебек, үз-үзе белән озак горурланып утыра.

Нәрсә кыйммәтрәк?

Кыш. Тышта салкын. Төн уртасы. Юсеф гаиләсе татлы йокыда. Кинәт йортта абауланып эт өргән һәм шатыр-шотыр килгән тавышлар ишетелә. Әнисе тавышка кинәт уянып китеп, Юсефка:

- Улым, тор әле, йортта кемдер бар, ахры? Әллә караклар кергән инде?.. Йортка чыгып карамассыңмы? Сыерны алып китмәсеннәр тагын...- дип әйтә.

Мәүлет САЮКОВ,

Татар Сайманы авылы.