Ак байлар - милләтебез таянычы

Ульяновскида татар малтабарларының төбәкара съезды узды. Күркәм чара “Сембер” бизнес-клубының 20 еллык юбилеена багышланган иде.

Төбәкара съездда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләре һәм Ульяновск, Түбән Новгород, Самара өлкәләре, Татарстан, Чувашия, Удмуртия, Мордовия республикаларының татар эшмәкәрләре катнашты. Сембер җирендә кунаклар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде.

Иманлы малтабарлар шәһәребезнең “Ак мәчет”ендә җомга намазын укыдылар. Мәрхүм Миннерәфик хәзрәт Каримуллин инициативасы буенча төзелеп, 2017 елда тантаналы рәвештә ачылган Аллаһы йорты кунакларда зур соклану тудырды. Ике биек манарасы булган әлеге мәчәттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз уку заллары, тәһарәтханә, никах уку бүлмәсе, ашханә, китапханә һәм уку-укыту класслары бар. Безнең мәчеткә күбрәге яшьләр, чит ил студентлары йөри, диде имам-хатыйб Зариф хәзрәт Зудин, кунакларны сәламләп. Аннары эшмәкәрләр Ульяновскиның Татар йортына – Татар мәдәният үзәгенә юл тотты. “Сембер” активистлары акчасына капиталь ремонтланып, 2008 елда үз ишекләрен ачкан әлеге үзәктә бүген өлкәннәр һәм балалар өчен дистәдән артык иҗат коллективы, татар мәгарифе һәм мәдәнияте музее эшләп килә, төрле фестивальләр һәм конкурслар үткәрелә. Безнең мәдәният учагында көн саен нинди дә булса милли чара уза, ди үзәкнең җитәкчесе Рамилә Сафина. Кунаклар урта гасыр болгар-татар шагыйре Кол Гали һәйкәле янына чәчәкләр куйганнан соң, “Биләр” мәдрәсәсенә ашыктылар. 2007 елда өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте канаты астында эшли башлаган бу мәдрәсәдә хәзер иллегә якын бала дини белем һәм тәрбия ала. Мәдрәсәнең көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре бар. Күптән түгел “Чишмә” дип исемләнгән балалар бакчасы ачып җибәргәннәр. 3-7 яшьлек сабыйлар Коръән укырга өйрәнәләр, шәригать кануннары белән танышалар. Безнең мәдрәсәне тәмамлаган балаларның дин әһеле булып китмәве дә ихтимал, әмма аларның иманлы юрист, экономист, банк хезмәткәре яки эшмәкәр булачагына шигебез юк, ди мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин. “Сембер” клубы активисты Ирек Гадиев җитәкләгән мебель фабрикасы да малтабарларда кызыксыну уятты. Өлкәбездә иң уңышлы эшләүче предприятиеләр исәбенә кергән бу фабрика Ульяновскиның “Заволжье” промышленность зонасында 20 мең квадрат метр мәйданны били. Барлыгы 500гә якын кеше эшли. Алар җитештергән сыйфатлы кухня гарнитураларын Россия һәм якын чит илләрнең 50 шәһәрендә ачылган 200дән артык фирма кибетендә сатып алырга мөмкин. Тир түгеп, хәләл юл белән тапкан малыбыздан татар мәдәнияте, динислам үсешенә өлеш чыгарудан, хәйриячелек белән шөгыльләнүдән, мохтажлыкта яшәүчеләргә ярдәм кулы сузудан канәгатьлек хисе кичерәм, ләззәт табам, ди фабриканың хуҗасы Ирек Гадиев.

Төбәкара съезд делегатлары “Волга-Спорт-Арена” спорт сараенда үткән зур чарада – “Татар малтабарлары тормышында бизнес-берләшмәләрнең роле” дигән темага гамәли конференциядә катнаштылар. Аны “Сембер” клубының чишмә башында торган танылган эшмәкәрләрнең берсе – Россиянең атказанган төзүчесе, экономика фәннәре кандидаты Фәрид Аюпов ачып җибәрде. Аннары төбәкнең “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов делегатларны өлкә Губернаторы Алексей Русских исеменнән кайнар сәламләп, Сембер губернасы татар сәүдәгәрләренең тарихта үзләреннән соң тирән эз, бай рухи мирас калдырулары турында мавыктыргыч итеп сөйләде.

“Сембердә беренче телефонны Губернатор кабинетына түгел, ә Акчуриннар фабрикасына кертәләр. Әлеге сәүдәгәрләр шинель сукносы җитештерү күләме буенча илдә беренче-икенче урыннарны били. Алар мәктәпләр, мәчет-мәдрәсәләр тоталар, ярлыларга булышалар, иҗат кешеләре белән аралашып яшиләр, китапханә булдыралар. Ул чордагы малтабарларның традицияләрен дәвам итүче меценатлар хәзер дә бар. Татар-мөселманнарны зурлаган, безгә һәрьяклап булышкан өчен Губернаторыбыз Алексей Русскихка рәхмәтлебез. Малтабарлар да регион башлыгыннан канәгать – бизнесны алып бару өчен уңай шартлар, мөмкинлекләр тудыра, административ киртәләрне бетерә, законнар, норматив актлар яхшы якка үзгәртелә”,- диде Руслан Гайнетдинов.

Ә “Сембер” клубы президенты Эльмира Алиакберова презентация ярдәмендә оешма эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Хәзер безнең клуб эше белән башка регионнар да кызыксына, мәсәлән, соңгы арада Удмуртия, Түбән Новгород вәкилләренә үз оешмаларын булдырырга ярдәм иттек, диде Эльмира Рамил кызы.

“Сембер”гә нигез салучыларның берсе – “Мозаика” медиахолдингы хуҗасы Расих Гатауллин үзенең чыгышында, татар бизнесменнары берләшмәләре бүген ни өчен кирәк, дигән сорауга җавап бирергә тырышты.

“Бизнес-клуб – ул аралашу, фикер алышу мөмкинлеге. Күңелләре кушуынча анда йөрүчеләрнең күбесе меценатлык, хәйриячелек белән шөгыльләнә. Алар татар автономиясенә, талантлы яшьләргә, тел үсешенә булыша, мәчетләр төзергә, мәдрәсәләр тотарга ярдәм итә”,- диде Расих Мәүлет улы.

Мордовиянең татар бизнесменнары клубы рәисе Гафур Әбдрәшитов та тәҗрибәсе белән бүлеште. Хәләл продукция җитештерүче эшмәкәрләрнең ассоциациясен булдырганнар. Ә мөселман малтабарларының хәйриячелек фонды төрле социаль проектларны тормышка ашыруда, Аккүл авылының хоккей командасына ярдәм итә. Казанның “Болгар” милли хәйриячелек фонды рәисе, татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов озак еллар дәвамында Ульяновскиның милли һәм дини оешмалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе турында сөйләде. Удмуртиянең татар эшмәкәрләре клубы җитәкчесе Дамир Хазеев җирле автономия проектларында катнашып, татар классларына ярдәм итү, шәкертләр бәйрәме оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Түбән Новгород өлкәсеннән “Сафаҗай” мәгълүмат ресурслары хуҗасы һәм 2021 елда Россия юстиция министрлыгында рәсми теркәлгән “Сафаҗай” хәйриячелек фондын оештыручыларның берсе Әхмәт Аляутдинов малтабарларны быелның 9 июлендә кунакчыл Нижгар җирендә узачак 1 нче Идел буе төбәкләре Сабан туена чакырды. Ульяновск өлкәсе үрнәгендә без дә үзебездә татар бизнес клубы оештырырга ниятлибез, диде ул. Әхмәт әфәнде аларда да татар теленең акрын гына юкка чыга баруына тирән борчылуын белдерде. Татар авылларында хәзер балалар үзара русча гына сөйләшәләр, аларга әбиләре дә кушылып китә, ди милләт җанлы малтабар. Ә Чувашстанның “Слава картофелю” агрофирмасы башлыгы Рамил Идиатуллин “Сембер” клубы эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ул Россия төбәкләрендә сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштереп торуы өчен Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Милли Шурабыз рәисе Васыйл Шәйхразыев көн дә сәфәрдә, бар җирдә дә булырга ничек өлгерәдер инде, татар мәнфәгатьләрен кайгыртып, безнең өчен борчылып йөри бит ул, диде Рамил әфәнде. Самара өлкәсеннән Рәфик Бадамшин милләт һәм дин эшләрен бергә үреп алып барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп булуын ассызыклады. Без үзебезнең мәчетебездә татар түбәтәйләре тегүне җайга салдык, аны халкыбызга таратабыз, диде юмарт эшмәкәр. Ә татар конгрессының татар малтабарлары белән эшләү буенча комитеты башлыгы Фәрит Уразаев татар эшмәкәрләрен милләтебез таянычы дип атады. Ульяновскида да cоциаль җаваплылык хисе тоеп эш итүче татар бизнесменнары җитәрлек, мәсәлән, Ирек Гадиев 500 кешене эшле дә, ашлы да иткән, өстәвенә, сыйфатлы өй җиһазлары җитештерә, диде Фәрит Язкар улы.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васыйл Шәйхразиев татар-мөселманнарга һәрьяклап ярдәм итүе өчен Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русскихка рәхмәтләрен юллады.  

“Ак байлар гомер-гомердән төпле халык булып саналган, алар мәчетләр төзеткән, юллар салдырган. Бүген татар малтабарлары алдында табышның бер өлешен татар хәрәкәте үсешенә, Сабантуйлар үткәрүгә, мәчет-мәдрәсәләр тотуга юнәлтү бурычы тора. Күрше Чувашстанның татар эшмәкәрләре нәкъ менә шулай эшлиләр дә инде. Алар авылларында икешәр катлы йортлар төзи. Сөбханалла, күз генә тимәсен: мәчеттә оештырылган конкурста 500 бала катнашты! Хәзер мәчетләргә туган телебезне саклау вазыйфасы да йөкләнә. Анда китапханә дә, хәләл кибет тә, мәдәни-агарту үзәге дә булырга тиеш. Шуны исебездә тотыйк, онытмыйк: ислам татарсыз да яши ала, ә татар исламсыз яши алмый!”- диде Милли Шура җитәкчесе.

Васыйл Шәйхразиев һәркемне кызыксындырырлык мәгълүматны җиткерде: махсус хәрби операциядә катнашып, Россия Герое исеменә лаек булган ир-егетләр саны буенча без – татарлар икенче урында!

“Сембер” клубы эшчәнлегендә актив катнашучылар - Ринат Абраров, Фәрид Аюпов, Радик Гафуров һәм Камил Калимуллин татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ә Умәр Айбулатов Донбасска гуманитар ярдәм җибәрүдә активлык күрсәтүе өчен өлкә Губернаторының Рәхмәт хатына лаек табылды.

Төбәкара конференция Ульяновск өлкәсе һәм Мордовия Республикасы татар эшмәкәрләре оешмалары җитәкчеләренең үзара хезмәттәшлек итү турында килешүне имзалавы белән тәмамланды.

Конференциядән соң кунакларны “Волга-Спорт-Арена”да өлкәкүләм ифтар ашы көтә иде.

Исхак ХӘЛИМОВ.