Шәфкатьле шәфкать туташы

Губернатор Алексей Русских шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлап, күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм сәламәтлек саклау системасы үсешенә зур өлеш кертүләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

“Яңа технологияләр барлыкка килү белән юкка чыгучы һәм теләсә кайсы заманда да кирәкле булган һөнәрләр бар. Шәфкать туташы профессиясе – иң катлаулы һөнәрләрнең берсе. Ул тирән белемгә, югары квалификациягә, гадәттән тыш ситуацияләрдә тиз арада җыена белү осталыгына ия булуны таләп итә. Пандемия чорында шәфкать туташлары передовойда булып, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, барлык авырлыкларны да җиңеп чыктылар. Пациентларга ярдәм кулы сузуыгыз һәм кешегә бүләк ителгән иң зур кыйммәтләр – гомер белән сәламәтлекне саклавыгыз өчен төбәк халкы исеменнән зур рәхмәт сезгә. Медицина учреждениеләренә җиһазлар сатып алу һәм аларны ремонтлау буенча безнең планнарыбыз зурдан. Федераль үзәктән ярдәм – Россия Президенты инициативасы буенча гамәлгә куелган “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты безгә медицина хезмәткәрләре өчен шартлар тудыру мөмкинлеге бирә”,- диде Алексей Русских.

Регион башлыгы медицина хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Ульяновск шәһәре 4 нче поликлиникасы процедура кабинетының шәфкать туташы Фирүзә Мушарапова “Ульяновск өлкәсенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеменә лаек булды. Фирүзә Сәмиулла кызын ихлас күңелдән котлыйбыз!