Абдуллада һәйкәл яңартылды

Чардаклы районы Абдулла авылында Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташларына һәйкәлне яңартканнар.

Узган елның көзендә “Алга” авыл хуҗалыгы производство кооперативы рәисе Самат Насыров һәйкәлне реконструкцияләү инициативасы белән чыга. Җитәкченең тәкъдиме авыл халкында яклау таба. Самат Солтан улы һәйкәлне яңарту эшләренә акча бүлеп бирү белән генә чикләнмичә, кирәкле подрядчыларны таба һәм эшнең барышын контрольдә тота. Реконструкцияләү эшләре нәтиҗәсендә, обелиск тулысынча яңартыла, һәлак булган авылдашларының исемнәре белән яңа стела барлыкка килә, шулай ук мәйданчыкка декоративлы плитка җәяләр.

“Обелисклар һәм һәйкәлләр – ул Туган илебез, Ватаныбыз азатлыгы хакына яу кырында башларын салган якташларыбыз турында истәлек. Аларны карап, тәртиптә тоту – безнең изге бурычыбыз. Болар барысы да үлгәннәргә түгел, исәннәргә кирәк. Истәлекле урыннар турында кайгыртучанлык күрсәтеп, без яшь буынны тәрбиялибез”,- ди Самат Насыров.

9 майда – Җиңү көнендә һәйкәлне ачу тантанасында Ульяновск өлкәсенең цифрлы үсеш һәм элемтә министры Виталий Кузнецов, Чардаклы район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров катнашты. Алар сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлап, һәйкәлне яңарту чарасын күргән өчен “Алга” хуҗалыгы җитәкчесе Самат Насыровка рәхмәт белдерделәр.