Ульяновск сәхнәсендә – Казан студентлары

Ульяновскиның “Патриот” үзәгендә Казан дәүләт мәдәният институты сәнгать коллективлары концерты гөрләп узды.

Үткән атнада Ульяновскида Казан дәүләт мәдәният институты вәкилләре булып китте. Әлеге данлыклы югары уку йорты мөгаллимнәре шәһәребезнең мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, иҗади яшьләр һәм студентлар өчен мастер-класслар үткәрделәр. Аннары “Патриот” үзәгендә шәһәр халкын искиткеч бай эчтәлекле концерт көтә иде. Татар көй-моңнары, Идел буе һәм дөнья халыклары биюләре һәркемнең күңеленә хуш килде.

Мәдәни чара Ульяновск өлкә сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы белән Казан дәүләт мәдәният институты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую белән тәмамланды. Килешүне министр Евгения Сидорова белән ректор Роза Әхмәдиева имзалады.

“Безгә шундый гаҗәеп бай эчтәлекле программа алып килгән өчен Роза Шәйхәйдәр кызына, студентлар һәм укытучылар коллективына рәхмәт белдерәм. Алар ульяновскилыларга зур бәйрәм бүләк иттеләр. Киләчәктә безне күп кызыклы уртак проектлар көтә”,- ди өлкә министры.