Сәламәт тәндә – сау акыл

Ульяновск өлкәсенең физик культура һәм спорт министры Рамил Егоров төбәгебезнең спорт федерацияләре җитәкчеләре белән очрашты.

Спорт министры Рамил Егоров Ульяновск өлкәсенең футбол федерациясе җитәкчесе Ринат Аитов, самбо федерациясе рәисе Равил Зардинов һәм спорт көрәше федерациясенә җитәкчелек итүче Марат Хисамов белән очрашты. Әлеге киңәшмәдә өлкә мөфтиенең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары, шәһәребезнең 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов та катнашты.

Очрашуда катнашучылар спорт федерацияләренең якын киләчәккә эш планнары турында фикер алыштылар, халыкны, аеруча да яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту юлларын билгеләделәр. Шулай ук спорт чараларына мөселман дин әһелләрен дә чакыру турында килешенде. Алар яшь спортчыларга традицион рухи кыйммәтләр турында вәгазьләр сөйләячәк.