Россия халкы Путинга ышана

Май аеның беренче атнасында ВЦИОМ россиялеләрнең илебезнең әйдәп баручы сәясәтчеләренә һәм сәяси партияләренә ни дәрәҗәдә ышаныч белдерүе турында чираттагы сорашып белешүен үткәрде.

Сорашып белешүдә катнашучыларның 77,1 проценты Россия Президенты эшчәнлеген уңай бәяли. Ә 56,0 проценты Премьер-министр һәм Россия Хөкүмәте эшенә уңай бәя бирә.

Владимир Путинга ышаныч белдерү турындагы турыдан-туры сорауга 80,9 проценты уңай җавап биргән. Михаил Мишустинга ышаныч дәрәҗәсе – 64,5 процент, Геннадий Зюгановка – 34,7 процент, Сергей Мироновка – 32,2 процент, Леонид Слуцкийга – 16,5 процент, Алексей Нечаевка 7,9 процент тәшкил итә.

Сәяси партияләргә килгәндә, “Бердәм Россия”гә ышаныч дәрәҗәсе – 39,4 процент, КПРФка – 10,8 процент, ЛДПРга – 9,6 процент, “Справедливая Россия – Патриоты – За правду” партиясенә – 5,4 процент, “Новые люди” партиясенә 4,1 процент тәшкил итә.