Патриотлар тәрбиялибез

Мәскәүдә “Без срока давности” дип аталган проектның белем бирү-агарту чаралары узды.

“Без срока давности” Бөтенроссия проекты – патриотик тәрбия бирү системасының аерылгысыз өлеше. Әлеге проект Бөек Ватан сугышы корбаннарына бәйле истәлекләрне, тарихи хәтерне саклап калу максаты куя.

Ульяновскиның шәһәр төзелеше һәм хокук колледжы тарихы музее әлеге проектта катнашып, “Безнең укытучылар – Ватанны саклаучылар” дип аталган видео-презентация тәкъдим иткән һәм “Белем бирү-агарту чаралары экспозицияләре” тематик юнәлешендә призер итеп танылган. Илкүләм фестивальдә җиңү бәхетенә алар музей һәм проект җитәкчесе Резеда Камил кызы Садыйкова белән музей советы әгъзалары Дмитрий Зацепин, Тимур Магдеев, Лаура Долинская, Елизавета Закирова, Александр Лисов, Олег Маркушин һәм Денис Горшковның тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешкәннәр.

Бөек Җиңү көнен бәйрәм иткән көннәрдә музей җитәкчесе Резеда Садыйкова һәм Лаура Долинская, Алина Кузьмина башкалабыз Мәскәүнең Җиңү музеенда проектта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашкан. Ульяновскиның шәһәр төзелеше һәм хокук колледжы директоры А.В.Назаренко һәм методист, колледжның тарих музее җитәкчесе Р.К.Садыкова Россия Федерациясе мәгърифәт министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булган. Ә колледж укучыларын истәлекле бүләкләр белән шатландырганнар.

“Безгә Мәскәү шәһәрендә өч көн булырга туры килде. Башкалабыз буенча гаҗәеп матур экскурсия, Җиңү музее заллары, бүләкләү тантанасы, сугыш кырларында һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салу, Кызыл мәйданда Җиңү парадында һәм “Патриот” паркында булу күңелләрдә беркайчан да онытылмас хатирәләр калдырды”,- ди Резеда Садыйкова.