Мәктәпләргә – яңа автобуслар

Губернатор Алексей Русских Соборная мәйданында өлкәнең белем бирү учреждениеләренә яңа автобуслардан ачкычлар тапшырды.

Ульяновск өлкәсе укучыларын йөртү өчен яңа транспорт РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсен үтәү максатында федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акча хисабына юнәтелгән.

“Безнең төбәктә мәктәп автобуслары паркы ел саен яңартыла. Соңгы җиде ел эчендә без региональ һәм федераль акча хисабына 289 транспорт чарасы юнәтүгә ирештек. Бүген Ульяновск өлкәсенең белем бирү оешмаларына 18 яңа мәктәп автобусыннан ачкычлар тапшырабыз. Төрле районнарда яшәүче балаларның тиз арада, уңайлы шартларда мәктәпкә, экскурсияләргә, ярышларга һәм башка чараларга бару мөмкинлеге булырга тиеш. 1 сентябрьдә әлеге автобуслар үз маршрутларына чыгачак. Ә кайбер районнарда алар техник яктан искергән автобусларны алмаштырыр”,- диде Губернатор.

Яңа автобуслар Майна, Чынлы, Чардаклы районнарына, мәктәп-интернатларга һәм һөнәри белем бирү оешмаларына, “Алые паруса” һәм “Светлячок” балалар үзәкләренә юл тотты.