Туганлыкның кадерен белүчеләр

Яз – табигатьнең кышкы йокыдан уянып беткән вакыты. Яңа Малыклы районы Баткак авылы урамында ямь-яшел чирәм. Шәхси ихаталарда яшелчәләр утыртылган, кайбер җимеш куаклары чәчәк атарга да өлгергән, ә алмагачлар мөлдерәп тулган бөреләрен күрсәтеп, менә тиздән, менә тиздән ак күлмәкләребезне җәябез, дигәндәй үзләренә чакырып торалар. Мәрьямбану ханым Сәхаб кызы аларны барысын да күзәтеп (җимеш куаклары бик күп), сокланып йөри.

1942 елның 1 маенда Яңа Малыклы районы Өчкаен авылында көн күргән Сәхаб Шәрәфетдин улы белән Мәгълүмә Зәйнетдин кызы Хамзиннар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Бик авыр вакытта яшәсәләр дә, әти-әниләре балаларын эшкә өйрәтеп, күркәм холыклы итеп, дин кушканча тәрбияләп үстерәләр. Шулай ук мәчеткә барырга яисә өйдә намаз укырга вакыт табалар. Ул вакытта бабайлар чалбар балагын ак носкига тыгып, кызыл эчле галоштан йөргән, ягъни чын мәчет картлары булганнар, ә намаз укучы әбиләр бала итәкле күлмәк кигәннәр.

Мәрьямбану Сәхаб кызы үзенең хәләл җефете Әхтәм Миншакир улы белән 63 ел бергә дус-тату, гыйлемле авылларында үрнәк гаилә булып гомер кичерәләр. Олы яшьтә булсалар да, уразаны калдырмыйлар, фарыз һәм нәфел намазларын даими укыйлар. Йорт тулы мал-туар, кош-корт асрап көн күрәләр. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.

Мәрьямбану ханымның башка туганнары да әти-әниләре мирас итеп калдырган Ислам динен куәтләп, авылдашларына ярдәмчел, үрнәк гаиләләр булып яшиләр.

Шушы нәсел вәкилләре май аенда туган көннәрен билгеләп үтә. Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәрендә гомер итүче Ислам Сәхаб улына 5 майда – 84 яшь, төп йортта яшәгән әти-әниләренә олы хөрмәт күрсәтеп, тәрбияләп бакыйлыкка озатучы Рифкать Сәхаб улына 11 майда – 64 яшь, Миннегөлсем апага 13 майда 91 яшь тулды. Аларга Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле, саулыклы, гыйбадәтле озын гомер, якыннарының җан җылысын тоеп, тормыш иптәшләре белән тигезлектә яшәргә насыйп итсен.

Туганлыкны саклап яшәгез сез,

Бер-берегезнең хәлен белешеп.

Шатлык килсә, бергә уртаклашып,

Борчуларны бергә бүлешеп.

Нурания ЮСУПОВА,

Әбдери авылы.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,

Димитровград шәһәре.