Самавыр кайный – кунаклар барлый

Элек-электән самавырлы йорт ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Көнкүрешебезгә яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә, самавырлы табын тирәсендә җыелырга җай чыкканда күңелләр чиксез куаныч белән тула.

Күптән түгел генә безнең балалар бакчасында “Самавыр бәйрәме” гөрләп үтте. Анда күп кунаклар, әти-әниләр катнашты.

Безнең бакчага төрле милләт балалары йөри. Без дистә еллар дәвамында аларга туган телебезне өйрәтү, шулай ук халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру юнәлешендә максатчан эш алып барабыз.

Бәйрәмдә катнашучы малайлар һәм кызлар тәрбияче апалары белән бергә кунакларны, чын мәгънәсендә, матурлык дөньясына алып керделәр. Аларның төрле милләт халыклары киемнәреннән чыгып, кунакларны рус, татар, чуваш, мари телендә сәламләве чиксез соклану уятты. Әле телләре ачылып кына килүче сабыйларны туган телләре белән беррәттән, тугандаш халыклар телләренә дә өйрәтү тәрбиячеләрнең үз һөнәрләренең чын остасы булуы турында сөйли. Балалар сәламләп кенә калмадылар, әлеге халыкларның хәрәкәтле уеннары, гореф-гадәтләре, милли ризыклары, йолалары белән дә таныштырдылар.

Уртанчы төркем балалары катнашында “Татарларда кунак каршылау” дигән темага күренеш беркемне дә битараф калдырмады. Малайлар һәм кызлар әби-бабаларыбызның элек-электән кунакчыл булуын, кунакка ачык йөз, сый-хөрмәт күрсәтүен, татарларда исәнләшкәндә ике куллап исәнләшергә кирәклеген дөрес һәм мәгънәле итеп күрсәттеләр. Алар татар халкының милли ризыклары турында аңлаешлы һәм киң итеп сөйләп, “Самавыр кайный – кунаклар барлый” дигән бәйрәмгә күчтеләр.

Шулай ук төрле самавырлардан күргәзмә оештырылган иде. Эмилия белән Демид экскурсовод ролен башкардылар.

Кунаклар татар балаларының милли музыка уен коралларында уйнавын, чуваш балаларының милли биюен, мари халкының хәрәкәтле уенын һәм рус балаларының такмаклар әйтүен карап таң алдылар.

Милли бәйрәмебез бик күңелле узды һәм бары тик матур тәэсирләр генә калдырды. Балалар кунакларга “Дуслык прәннеге”н бүләк итеп бирделәр.

Гөлфия БДИЕВА,

Засвияжье районының 242 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.