Ике иптәш – ике Сөләйман

Зарыгып көтеп алган Җиңү бәйрәме үтеп тә китте. Дүрт елга якын барган Бөек Ватан сугышы тәмамлануына быел 78 ел булды.

Сугыш кайгысы бер генә гаиләгә дә кагылмыйча узмый. Без кечкенә чакта әбием сөйләгән сүзләр бүгенгедәй хәтеремдә. Ул үги малаен искә төшереп, балакай Җиңү көненә нибары бер көн калгач вафат була бит, дип елый иде. Шул чакта, ничек алай булды икән, дип уйлап куя идем.

Еракта калган узган гасырның 30 нчы еллары. Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылының бер урамында дүрт өй аша гына яшәгән Гайнутдиновлар һәм Ахметшиннар гаиләләрендә бер-бер артлы ир балалар якты дөньяга аваз сала. Аларның икесенә дә  әти-әниләре бик тә матур, тирән мәгънәле Сөләйман исеме кушалар. Сөләйман Гениятулла улы Гайнутдинов - 1924 елның 27 ноябрендә, ә Сөләйман Хәбибулла улы Ахметшин 1925 елның 5 январенда туа. Тулы, динле, эшчән гаиләләрдә балалар тәртипле булып үсә. Аларның апалары Сәлимә белән Әдия бик дус булып, тату яши. Энеләре - ике Сөләйман бер урамда тәгәрәшеп уйнап үсәләр. Егетләр гаиләләре өчен булышчы, терәк, таяныч булып өлгергән көннәрдә генә каһәр суккан Бөек Ватан сугышы башлана. Сөләйман Гайнутдиновның әтисе сугышка китә. Аңа явыз дошманны җиңеп, сугыш  кырыннан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була. Ике Сөләйман да 18  яшьләре тулар-тулмас фронтка алына. Сөләйман Гениятулла улы - 1942 елның 20  августында, ә Сөләйман Хәбибулла улы 1943 елның 5 январенда Туган ил өчен изге сугышка китә. Шул көннән соң ике иптәшкә бер тапкыр да күрешергә насыйп булмый.

Сөләйман Гайнутдиновны лейтенантлар әзерләү мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ул Молотов шәһәренең укчылар–миномёт училищесында белем ала. Аннары 23 нче гвардияле мотоукчылар дивизиясе составында фашистларга каршы сугышып, гвардияле кече лейтенант дигән хәрби званиегә лаек була. Ул 1945 елның 2 мартында Калининград өлкәсенең Полесск шәһәре өчен барган сугышта батырларча һәлак була. Каһарман шул шәһәрнең туганнар каберлегендә җирләнгән.

Ә Сөләйман Хәбибулла улы 1943 елда 2 нче Украина фронтының 303 нче Верхнеднепровская Кызыл Байраклы укчылар дивизиясе составында дошманга каршы сугышып, сержант хәрби званиесен алуга ирешә. 1943 елның 26 мартында дошман белән каты  бәрелешләрнең  берсендә, Керекудвар авылы янында җиде фашистны пулемёттан атып үтереп, “За  боевые заслуги” медале белән бүләкләнә. Әниемнең туган абыйсы Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә, 1945 елның 23 апрелендә  Австриянең Коттингнойзидль җирлегендә батырларча  һәлак була. Аның кабере шул җирлектә булуы билгеле.

Ни гаҗәп, бер урамда туып, туганнарча дус-тату булып үскән ике Сөләйман бүген бер–берсеннән ерак  түгел… Кызганычка, дошманны җиңәргә санаулы гына көннәр калгач, алар чын геройларча һәлак була. Утка кергән, сулар кичкән туганнарыбызны онытмыйк, хәтеребездә саклыйк. Бу  язмам  аларга, сугыштан әйләнеп кайтмаган барлык авылдашларга дога булып барсын.  

Зирекле Куак авылы урта мәктәбендә озак еллар математика фәнен укыткан Фәния Ильяс кызы Сафина (Гайнутдинова) әтисенең абыйсы турында архивлардан материаллар эзләп табып, әлеге мәгълүматларны тәрбия чараларында укучыларга җиткереп килде. Ул күптән түгел гаиләсе белән Мәскәү шәһәренең “Гомер юлы” музеенда булып, туганын, каһарман авылдашыбызны искә алган.

Ә Сөләйман Хәбибулла  улы Ахметшин турында туган энесенең оныгы Айлинә Сафина тирән эчтәлекле инша  язып, Зирекле  Куак мәктәбе укучылары алдында чыгыш ясаган. Озак еллар узса да, батырлык үрнәге күрсәткән туганнарыбызны онытмыйбыз!

Алдагы көннәребез тынычлыкта, сугыш хәсрәтләре  күрмичә генә үтсен. Туган илебез, газиз Ватаныбыз азатлыгы өчен үзләрен һич тә кызганмыйча явыз дошманга каршы  сугышкан туганнырыбызны онытмыйча, догадан калдырмыйча, горурланып, аларга рәхмәтле булып яшик!

Нурия ХАФИЯТУЛЛОВА,

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе укытучысы.