“Ак калфак”лылар солдатларга чәкчәк пешерде

Засвияжье районы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активистлары махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә җибәрү өчен чәкчәк пешерделәр. Егетләребезнең өйләреннән еракта баллы ризыклар ашыйсылары киләдер, диләр алар.

Донбасс җирендә илебез киләчәге хакына сугыш бара.  Анда якташларыбыз, татар егетләре дә дошманга каршы сугыша. Хәрбиләрнең күңелләрен күтәрү, рухларын ныгыту, аларның гаиләләренә ярдәм итү – тылдагыларның изге бурычы.

Шушы көннәрдә “Ак калфак”лылар солдатларга озату өчен халкыбызның татлы вә затлы ризыгын – чәкчәк пешерделәр.

“Егетләребезнең өйләреннән еракта баллы ризыклар ашыйсылары киләдер, өйләрен сагыналардыр, билгеле. Үз кулларыбыз белән ясаган милли ризыгыбыз аша ир-егетләребезгә йөрәк җылыбызны юллыйсыбыз килде. Аларны һәрвакыт истә тотабыз. Солдатлар безнең күчтәнәчләрне алгач, туган нигезләренә, якыннары янына кайткан сыман хис итәрләр дип уйлыйбыз”,- ди Засвияжье районы “Ак калфак” оешмасы рәисе Рузия Хәлимова.

Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин “Ак калфак”лыларның әлеге игелекле гамәлен хуплады һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Засвияжье районы автономиясе, мәхәллә һәм “Ак калфак” оешмасы СВОда катнашучыларга һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Бу эштә аларның бердәм булулары сокландыра. Хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыеп озаталар. Солдатларның балаларын Яңа ел бүләкләре белән шатландырдылар. 8 март бәйрәме уңаеннан аналарын, хатыннарын хөрмәтләделәр. Барыбызны да уртак теләк берләштерә – ир-егетләребез тизрәк җиңү белән кайтсыннар иде”,- диде автономия җитәкчесе.

“Ак калфак” активисты Дамирә Салимзянованың ире Шамил хәрби операциянең беренче көннәреннән үк дошманга каршы сугыша. Дамирә ханым Засвияжье уңганнары пешергән чәкчәкне, махсус контейнерларга тутырып, тормыш иптәше хезмәт иткән хәрби частькә озатты да инде. Димәк, солдатларыбыз тиздән чәкчәк белән тәмләп чәй эчәчәкләр.

“Бу эшне киләчәктә дәвам итәргә ниятлибез. Татар егетләре токмач ашына күнеккән. Шуңа күрә тиз арада токмач кисүне дә оештырырга булдык. Безгә һәрдаим ярдәм итүләре өчен мәхәлләбез җитәкчеләренә, мөгаллимәбез Әлфия хаҗиягә һәм Гайнетдиновлар гаиләсенә, юмарт малтабарларыбыз Рөстәм Валеев белән Хатәм Валитовка рәхмәт сүзләре юллыйбыз”,- ди Рузия ханым.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.