Сөйләшсәк тә төрле телләрдә...

Димитровград шәһәренең “Юность” балаларга белем бирү үзәгендә хәзер инде традициягә кергән Идел буе халыклары фестивале гөрләп узды. Анда өлкәбез мәктәпләрендә белем алучы 130 бала катнашты. Алар бер атна дәвамында рус, татар, чуваш, мордва халкының милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштылар.

Милләтара фестиваль көннәрендә балалар янына кунакка милли-мәдәни автономияләр вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар һәм язучылар килә. Алар төрле мастер-класслар, кызыклы һәм мавыктыргыч викториналар, уеннар үткәрәләр.

Фестиваль ачылган көнне без дә “Юность” лагерена, 25 татар баласы белән очрашуга ашыктык. Газетабызның баш редакторы Исхак Хәлимов “Өмет”ебез белән таныштырып үтте, татар халкы тарихында тирән эз калдырган күренекле якташларыбыз турында сөйләде һәм балаларны татар булулары белән горурланып яшәргә өндәде. Ә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдинов балалар өчен шигырьләрен укыды һәм каләм тибрәтү серләрен ачты. Аннары малайлар һәм кызлар туган төбәгебез тарихына бәйле викторинада катнаштылар. Барлык сорауларга да дөрес җавап бирүчеләрне “Өмет”тән призлар көтә иде.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин белән очрашу да балаларда зур кызыксыну тудырды. Ул “ТНВ” телеканалы өчен төбәгебез татарлары тормышы турында сюжетлар әзерләү серләре белән бүлеште. Ә Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Туркова татар милли киемнәре, халкыбызның мәдәни һәм рухи мирасы турында җанлы әңгәмә корды. Сезгә менә шушы хәзинәне кадерләп саклап, киләчәк буыннарга тапшыру бурычы йөкләнә, диде Нурия Минзаһит кызы. Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровлар балаларны татар музыка сәнгате дөньясына сәяхәткә чакырдылар. Гакыйль Хәсән улы, композитор буларак, татарча көйләр язу серләре белән уртаклашты. Ә Рәйсә ханым легендар шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның күңел кылларын тибрәндерерлек шигырьләрен укыды. Татар сәхнәсе йолдызлары балалар белән бергә җырлап та алдылар. Димитровград татар автономиясе рәисе Марат Вәлиев милли оешма эшчәнлеге, Мәләкәс данын еракларга тараткан күренекле татарлар турында сөйләде. Безнең автономиябезнең беренче рәисе Роза Шәмәрдән кызы Ахметжанова озак еллар “Юность” лагерена җитәкчелек итте, милләт җанлы, тынгысыз йөрәкле кеше иде, диде ул. Мулловка бистәсендә яшәүче Гөлкәй Гибадуллина үз куллары белән ясаган татар курчаклары күргәзмәсен алып килгән иде. Курчакларга милли киемнәр тегәргә оныкларым булыша, ди ул, бәхетле елмаеп.

“Әлеге фестиваль өлкәнең мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы, татар, чуваш һәм мордва милли-мәдәни автономияләре тырышлыгы белән үткәрелә. Төрле милләт балалары мастер-классларда, очрашуларда катнашып, Идел буе халыкларының мәдәнияте белән танышалар. Шулай ук яшьтәшләрен үз милләтләренең рухи мирасы, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыру мөмкинлегеннән файдаланалар. Безнең татар балалары бервакытта да сынатмый. Алар традицион фестивальгә һәр елны зур әзерлек белән килә”,- ди өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин.

Рузия ХӘЛИМОВА.