Сугыш ветераннары госпиталендә

9 майда өлкә Хөкүмәте рәисе Владимир Разумков сугыш ветераннары госпитале пациентларын Җиңү көне белән котлады һәм “Хәтер бакчасы”нда яшь наратлар утыртты.

“Ульяновскига хезмәт батырлыгы шәһәре дигән дәрәҗәле исем бик тә хаклы рәвештә бирелде. Дистәләгән промышленность предприятиесе монда күченеп килә. Регионда 26 госпиталь булдырыла, алар 130 мең кызылармеецны үлемнән коткарып кала, меңләгән кешегә гомер бүләк итә. Ветераннар тырышлыгы аркасында безнең ил барлык сынауларны да уңышлы уза”,- диде Владимир Разумков.

Хәрби-медицина хезмәте Бөек Җиңү көнен якынайтуга зур өлеш кертә. Сугыш елларында медицина белгечләре 18 миллионга якын солдат һәм офицерны стройга кире кайтаралар.

“Без сугыш ветераннары белән беррәттән, хәрби медикларны – табиблар, санитарлар, шәфкать туташларын да хөрмәтлибез. Алар үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп, яралы солдатларны сугыш кырыннан алып чыгалар. Медицина хезмәткәрләре батырлыгы хөрмәтенә бүген өлкә клиник госпитале территориясендә “Хәтер бакчасы” ачтык. Бу акция тәүге тапкыр үткәрелә һәм традициягә керер дип ышанабыз”,- диде сәламәтлек саклау министры Олеся Колотик-Каменева.

“Кызганычка, ветераннар – Бөек Ватан сугышының тере шаһитлары саны елдан-ел кими бара. Безнең госпитальдә Әфган вакыйгаларында һәм контртеррористик операцияләрдә катнашучылар белән бергә махсус хәрби операция зонасында булып кайтучылар да реабилитацияләү курсы уза”,- дип белдерде сугыш ветераннарының Ульяновск өлкә клиник госпитале начальнигы Эльмира Каримова.

Ә сугыш чоры баласы, мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова госпиталь коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыга. Безгә – өлкәннәргә дәвалану, савыгу өчен әлеге медицина учреждениесендә бөтен шартлар да тудырылган, ди Асия хаҗия.