“Йөрәк кабат җанланыр”

Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының региональ бүлекчәсе “Йөрәк кабат җанланыр” – “Сердце Вновь Оживет” дип исемләнгән проектны тормышка ашыру өстендә эшли. Әлеге проект махсус хәрби операция – СВО зонасында һәлак булучыларның аналарына һәм хатыннарына психологик ярдәм күрсәтүне күздә тота.

Патриотик проектның авторы – Туган илебезне саклап һәлак булган офицерның әнисе, югары категорияле педагог-психолог Резедә Фариз кызы Ханнанова.

“Без СВОда һәлак булган хәрби хезмәткәр-ләрнең туганнары һәм якыннары белән этап-лап һәм системалы рәвештә эшләү максаты куябыз. Аларга язмыш сукмагындагы барлык сынауларны, кайгы-хәсрәтне җиңеп чыгуда бөтен яктан да ярдәм итәргә, яшәү көче өстәргә кирәк”,- ди Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының региональ бүлекчәсе җитәкчесе Олег Шигирданов.

Һава-десант гаскәрләренең 31 нче бригадасы һәм Ульяновск шәһәр мәгариф ида-рәсе ярдәмендә «Сердце Вновь Оживёт» проектының хәзер үз группасы һәм аерым бүлмәсе бар инде. Проектта катнашырга теләүчеләрне үзебездә көтеп калабыз, ди Резедә Ханнанова.

“Бөек Җиңү көне уңаеннан “Үлемсез автополк” акциясенә бик теләп кушылдык. Украина җирендә батырларча һәлак булган ир-егетләрнең Ульяновскида, Кузоватово, Мәләкәс, Радищево, Николаевка, Чардаклы районнарында яшәүче аналары һәм тормыш иптәшләре, балалары үз куллары белән зур полотно ясадылар. Анда Туган ил өчен башларын салган 22 геройның фотосурәтләре урын алды. Полотнода минем улым – ВДВның 31 нче бригадасы взвод командиры Илдар Ханнанов белән бертуганнар – медбатальонда хезмәт иткән Илнур һәм Алмаз Шакуровларның да фоторәсемнәре бар. Әлеге полотно ВДВның 31 нче бригадасы сугышчан дан музеена тапшырылачак”,- дип хәбәр итте Резедә Фариз кызы.