Исән-сау кайтыгыз, балакайлар!
Туган илебезне, Ватанны, Россияне дошманнан саклау-чы кадерле солдатларыбыз, газиз балаларыбыз!
Миңа – 73 яшь. Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туып үстем. Хәзер Ульяновск өлкәсенең Цильна поселогында яшим. Узган елның 29 сентябрендә минем улым да мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасына китте. Ул нәкъ менә сезнең кебек үк Туган ил алдындагы изге бурычын үти. Күптән түгел балакаем отпускыга кайткан иде. Әнием, бер дә борчылма, дошманны – фашист калдыкларын без барыбер җиңәчәкбез, дип тынычландырып китте үземне.
Минем өч улым да армия сафларында хезмәт иттеләр. Олысы Ленинград өлкәсенең Гатчино шәһәреннән хатлар яза иде. Икенчесе башкалабыз Мәскәүдә конституцион бурычын үтәде. Ә өченче улым – төпчегем Владивостоктан сержант дәрәҗәсендә кайтты. Мин балаларым белән чиксез горурланам, алар битемә беркайчан да кызыллык китермәделәр.
Шушы көннәрдә генә күршедә торучы 85 яшьлек Гөлфинур апа Ибятова белән бергә сезгә җибәрү өчен күчтәнәчләр – посылка әзерләдек. Рәхәтләнеп сыйланыгыз, авырмагыз, исән-сау йөрегез һәм җиңү шатлыгы белән туган якларыгызга, гаиләләрегез янына кайтыгыз. Бәлки, посылкабыз улыма да барып җитәр әле... Аңа эләкмәсә дә, һич борчылмыйм, чөнки аны үз балаларым кебек бик тә якын булган солдатларыбыз алачак һәм рәхмәтләр әйтеп, чәй эчәчәкләр.
Әлеге хатым салкын блиндажда сезне җылытсын, дош-манны җиңү өчен көч һәм дәрт өстәсен. Минем сезне каты итеп кочаклап үбәсем һәм сугыш кырында батырлык үрнәкләре күрсәтүегез өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.
Туган илебез, Россиянең киләчәк язмышы сезнең кулда! Сынатмагыз, балакайлар! Без сезгә чын күңелдән, ихлас йөрәктән ышанабыз! Бәхетле булыгыз, балалар! Без сезне зарыгып, түземсезлек белән көтәбез! Без сезне яратабыз! Без сезнең белән горурланабыз!
Дөньяда, җир йөзендә сугышлар булмасын, кабатланмасын иде. Ил-көннәребез тыныч, имин булсын. Газиз аналарның күз яшьләре беркайчан да түгелмәсен, бәла-казалар, кайгы-хәсрәтләр аларны читләтеп үтсен. Җир шарында сибелеп яшәүче барлык әниләрнең дә изге теләге бу.
Сиринә ШАКУРОВА,
Цильна поселогы.