Герой-шәһәрләр аллеясы

Ульяновскиның профессиональ-политехник колледжы территориясендә 13 герой-шәһәргә багышланган аллея пәйда булды.

Аллеяны ачу тантанасында өлкә Хөкүмәте һәм парламенты вәкилләре, колледжлар һәм техникумнар укытучылары һәм студентлары катнашты.

“Безнең төбәк өчен бик тә мөһим булган вакыйга бу. Ульяновскилылар фашистларга каршы сугышкан герой-шәһәрләр аллеясы калкып чыкты. Егетләр һәм кызлар берничә ел дәвамында материал җыйдылар, торак пунктларга барып йөрделәр. Студентлар, укытучылар, ата-аналар һәм патриотик рухлы кешеләр тырышлыгы белән Бөек Ватан сугышының каты бәрелешләре барган шәһәрләрдән туфрак кайтартылды. Бу туфрак капсула-гильзаларга тутырылып, стендларга урнаштырылды. Аллеяны эретеп ябыштыручы, слесарь, электромеханик һөнәрен үзләштерүче студентлар үз куллары белән ясадылар. Алар барысы да сугыш истәлекләрен саклап калуга үз өлешен кертте”,- дип белдерде өлкәнең мәгърифәт һәм тәрбия министры Наталья Семенова.

“Җиңү варислары” дип аталган патриотик композиция проекты Бөтенроссия конкурсында җиңүче итеп танылган һәм аны гамәлгә ашыру өчен Росмолодежи аркылы акча бүлеп бирелгән.

Проектның авторы – Ульяновск һөнәри-политехник колледжын тәмамлаган татар егете – МЧС идарәсенең янгын часте сержанты Айрат Миначев. Ул 2017 елда ук инде аллея булдыру идеясе белән янып йөри башлый. Аның тәкъдиме җәмәгатьчелек вәкилләрендә, укытучылар һәм студентларда, мәктәп укучыларында, яшьтәшләрендә яклау таба.

“Без башта ук Бөек Ватан сугышы елларында герой-шәһәрләрдә сугышкан ульяновскилыларны ээләп табу бурычы куйдык. Аларның исемнәре истәлек такталарына язылды. 26 һөнәри белем бирү оешмасында укучы 150 студенттан 13 развед бүлекчә булдырылды, алар 13 герой-шәһәрдә эзләнү эшләре алып бардылар. Безгә Ульяновск өлкәсенең яңача тарих дәүләт архивы бик нык ярдәм итте. Архив белгечләре эзләп табылган документларның дөреслеген тикшерде һәм системага салдылар. Архив сайтында махсус сәхифә ачылды, анда барлык документлар да урнаштырылган”,- дип сөйләде Айрат Миначев.