Якты киләчәк, Россиябез өчен!

Зур Чирекле авылыннан Ринат Ягудин дәүләтебезне дошманнан саклауга, Туган илебезнең иминлеген тәэмин итүгә үзеннән зур өлеш кертә.

Ринат мәктәпне тәмамлап, Кузнецк күппрофильле колледжына укырга керә. Автомобильләр ремонтлау буенча техник дипломына ия белгечне армиягә алалар. Саратов шәһәрендәге медсанчастьтә йөртүче-санитар булып хезмәт итә. Армия сафларында үзен җитди һәм җаваплылык хисе тоеп эш итүче, инициативалы егет, ышанычлы дус һәм иптәш итеп таныта. Частьнең сугышчан хәзерлек дәрәҗәсен тәэмин итүгә, көндәлек хәрби бурычларны үтәүгә зур өлеш кертүе өчен часть командиры тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Аңа контракт төзеп, армиядә калырга тәкъдим итәләр. Әмма Ринат туган якларына ашкынып кайта. Башта Мәскәү шәһәренең сак предприятиесендә эшли, аннары Кузнецкиның мебель производствосына урнаша.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, 2022 елның 30 сентябрендә повестка ала. Мобилизация буенча китүче якташлары белән бергә аны хәрби әзерлек үтү өчен Пензага озаталар. Аннары язмыш җилләре аларны ерак Ингушетия Республикасына илтеп ташлый. Тәҗрибәле хәрби хезмәткәрләр җитәкчелегендә техник, тактик әзерлек, шулай ук хәрби медицина буенча әзерлек үтәләр. Тиздән сугышчылар махсус хәрби операция зонасына - Запорожье өлкәсенә юл тота. Анда Ринат хәрби техниканы ремонтлау һәм яңадан торгызу подразделениесенә эләгә. Алар алдында сугыш кырында җимерелгән техниканы тиз арада төзәтеп, яңартып, фронтка озату бурычы куела. Ринат әлеге таләпнең бик тә җитди һәм мөһим булуын тирәнтен аңлап, солдат тормышына яраклашып, җиң сызганып эшкә керешә. Тырыш егет ремонтлаучы белгечләр белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби техниканы төзәтү белән шөгыльләнә. Ул сугышчан бурычларны үтәү өчен бик тә кирәкле булган коралларны ремонтлый. Берничә сменага бүленеп, тәүлек буе эшлиләр. СВО зонасында эшләүче тәгәрмәчле һәм чылбырлы техниканы яңарту белән беррәттән, алар заводтан яңа гына килгән хәрби техниканы да җентекләп тикшерәләр. “Яралы” хәрби техника Ринатның алтын куллары аша узып, алгы сызыкка - передовойга юл ала. Машиналар өчен госпиталь инде бу.

Агымдагы елның март аенда Ринат кыска вакытлы ялда булып киткән. Санаулы унике көн бик тиз узып, егет яңадан стройга баскан. Ул авылдашларына, өлкә һәм район халкына олы рәхмәт сүзләрен юллый. Гуманитар ярдәм - киемнәр, медикаментлар, мич-буржуйкалар, шәмнәр, маскировкалау челтәрләре аларга һәрдаим килеп тора икән.

“Балалардан килгән хатлар һәм рәсемнәргә аеруча шатланабыз инде. Аларны кадерләп саклыйбыз. Ил халкының риясыз ярдәме, теләктәшлек белдерүе безгә - солдатларга көч өсти. Без яшь буынның, Россиябезнең киләчәге, Туган илебезнең бәйсезлеге, мөстәкыйльлеге өчен сугышабыз. Һәм без, һичшиксез, җиңәчәкбез!”- ди Ринат Ягудин.