Спас өязе тарихының алтын битләре

Шәһри Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре «Пушкин картасы» проекты кысаларында Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе укучылары өчен «Спас өязе тарихының алтын битләре» дигән интерактив театральләштерелгән чара үткәрделәр.

Әлеге чарада укучылар XVIII-XIX гасырлардагы Спас өяз шәһәренең тормышы һәм көнкүреше белән таныштылар. Театральләштерелгән программаның геройлары - Петр I, Екатерина II, шәһәр башлыгы һәм дворянка тематик костюмнарда өяз һәм шәһәр тормышындагы иң якты тарихи вакыйгаларны яктырттылар. Шулай ук ул вакыттагы популяр бал биюләре элементлары, әйлән-бәйлән әйләнү һәм салон уеннары - лото һәм карталар тәкъдим ителде. Балаларны төрле кул эшләре белән таныштырдылар - йон эрләү, тал чыбыгыннан кәрҗин үрү, курчак бөтие ясау, туку һәм прәннекләрне  аксым белән бизәү буенча мастер-класслар үткәрелде.

Укучылар рәхәтләнеп, шатланып  биеделәр, уйнадылар һәм мастер-классларда катнаштылар. Укучыларда төп геройларның костюмнары да зур кызыксыну уятты.

Программаның ахырында фотосессия үткәрелде. Чарада катнашучыларның барысы да уңай эмоцияләр һәм онытылмаслык тәэсирләр алды.

Форсаттан файдаланып, укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр исеменнән Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләренә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Гүзәл СӘМИГУЛЛИНА,

Димитровград шәһәре Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбенең ана теле укытучысы.