Яшьлек, гомерең кыска синең...

Китмәдем әткәй-әнкәем

Калдырып каберләрен.

Ходай биргән гомерем барда

Аларны кадерләрмен.

Кадыйр Әхмәров.

Әй, бу гомер... Үткәннәр барысы да хәтердә саклана. Алар бүген дә күңелгә һич тынгылык бирми. Бөтенләй ялгыз түгел мин – кече кызым тәрбиясендә яшим. Нишләп тә булмый, язмышым шундый...

Гомеремнең иң матур чагы – бала вакытым. Кызганычка, аны кире кайтарып булмый шул. Әмма шунысы сөендерә, без – балалары, әти-әниебезнең йөзенә беркайчан да кызыллык китермәдек.

85 яшьлек әнием бер елдан артык урын өстендә – түшәктә ятты. Аның янында мөмкин кадәр күбрәк булырга тырыша идем. Шулай беркөнне ул мине чакырып алды да, кулымнан кысып тотып:

“Озак вакыт инде мине кадерләп карыйсыз, тәрбиялисез, барысы өчен дә рәхмәт үзегезгә. Минем гомер буе зикер кылган, үзем белән йөрткән дисбем бар. Шуны сиңа, улым, бүләк итеп калдырыйм әле. Зинһар өчен, бүләгемне кабул итеп алсаң иде. Бәлки, дисбемнең кирәге чыгар. Дөньялар болай бармас, барыбер үзгәрер, ислам диненә юл ачылыр”,- дип әйтте.

Әниебез динле кеше иде. Аның безгә – балаларына, Аллаһы Тәгалә бар, ул мәрхәмәтле, яхшы, гүзәл, бар нәрсәне күреп һәм белеп тора, кешеләрне беркайчан да рәхмәтеннән ташламый, дип әйткән сүзләре хәтердә саклана. Шуннан соң озак еллар үтте, бик күп сулар акты һәм ислам дине безгә кире кайтты. Хәзер әниемнең дисбесен намаз укыган саен кулыма алам. Иң газиз кешеләрем – әти-әнием, туганнарым, барча әрвахларның рухларына багышлап догалар кылам.

Колхозлар оешкан чорда - 1933 елның 19 мартында Яңа Кызылсу авылында гади крестьяннар – Гәрәй һәм Рәкибә Шиһабетдиновлар гаиләсендә дүртенче, төпчек бала булып туганмын. Әнием сөйләвенчә, бик тә шук, өлгер, белемгә омтылучы малай булып үскәнмен. 1940 елда башлангыч мәктәпкә укырга кердем.

Бүгенгедәй күз алдында: 1941 елның 22 июнендә иртүк торып, бәйрәмчә киенеп. әти-әнием белән авыл Сабан туена киттек. Сәгать ун тулды. Мәйданда көрәш башлануын түземсезлек белән көтәбез. Районнан килгән вәкил һәм Колмаер авылы җитәкчесе трибунага менделәр дә, иптәшләр, мәйдан булмаячак, чөнки бүген иртән фашистлар Германиясе Советлар Союзына каршы сугыш башлады, дип игълан иттеләр. Шул көнне үк берничә авылдашыбызны фронтка, яу кырына озаттык. Без – сугыш чоры балалары, мәктәптә дә укыдык, хәлебездән килгән кадәр колхозда да эшләдек. Сугыш елларында ачлык һәм ялангачлык тәмам үзәкләргә үтте бит. Шулай бервакыт әнием миңа бер телем ак икмәк кайтарып бирде. Белмим, каян алгандыр инде ул аны... Шул кисәкне тиз арада кабып йоткач, эх, туйганчы ипи ашыйсы иде, дип әйткәнем хәтеремдә.

Авылда башлангыч мәктәпне тәмамлап, күрше Колмаер урта мәктәбенә укырга кердем. Без – бәхетле буын вәкилләре, чөнки барлык фәннәрне дә үзебезнең туган телебездә, татар телендә өйрәндек. Җәй буе колхоз кырында тир түгәбез, ә 1 сентябрьдә букчабызны асып мәктәпкә ашыгабыз. Шулай итеп, 10 классны бетереп, өлгергәнлек аттестаты алып чыктым. Мәктәптә укыганда ук классташым – Исәнтимердән Зөләйха Минвәли кызы белән дус булып йөрдек. Ул бухгалтерия факультетында укуын дәвам итте, ә мин колхозда калдым. Чәчтем дә, урдым да, хәтта көтү дә көттем. Авыл яшьләре үземне комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куйдылар. Карт әти-әниемне калдырып шәһәргә китмәдем, төпчек уллары буларак аларны кадерләп карадым. Сугыштан соңгы елларда колхозда механизация, техника юк иде бит. Урак өстендә пар ат җигеп, лобогрейкада эшләргә туры килде. Идиятулла абзый кызы Зәйнәп апа миңа ярдәмгә килә иде.

Хезмәтебез авыр булса да, бервакытта да күңел төшенкелегенә бирелмәдек. Кич белән гармунда татар көйләрен суздырып, клубка ашыга идек. Әти-әнием Казанның Юдино станциясенә кунакка баргач, миңа тальян гармун алып кайттылар. Моңа бик тә шатландым, чөнки гармунда уйнарга өйрәнү теләге искиткеч көчле иде. Барыбер уйнарга өйрәндем бит. Картайган көнемдә дә ике гармуным бар иде. Шуның берсен күптән түгел музейга тапшырдым, ә икенчесендә моңсуланган вакытта хәзер дә татар көйләрен уйныйм.

Без – кешеләр, берүк вакытта бәхетле дә, бәхетсез дә. Бәхетлеләр, чөнки без бар, без якты дөньяда яшибез. Бәхетсезләр, чөнки җир йөзендә һаман үлем, сугыш куркынычы саклана. Галимнәр, инженерлар уйлап тапкан техника казанышлары арасында кешелек дөньясын бөтенләй юк итәргә сәләтле корал да бар. Шуңа күрә сугышлар бүтән булмас инде, дип тынычланырга иртәрәк әле.

Татар Колмаеры мәктәбендә укыган вакытта танышып, беренче мәхәббәт аңлашкан, вәгъдәләр бирешкән Зөләйхам белән 1956 елның декабрендә никах укытып, гаилә корып җибәрдек. 38 ел күпләр сокланырлык итеп яшәп, өч бала – Равил, Равилә белән Рәхиләне тәрбияләп үстердек. Хәләл җефетемә авыр сынаулар аша узарга язган булган. Озак еллар авырып ятканнан соң, 1995 елның ноябрендә бакыйлыкка күчте. Аллаһы Тәгалә мондый кайгы-хәсрәтне беркемгә дә күрсәтмәсен...

Ульяновск авыл хуҗалыгы институтының зоотехния факультетын читтән торып тәмамлаганнан соң, мине колхозның ферма мөдире итеп куйдылар. Нинди генә вазыйфага билгеләсәләр дә, гади халыкка якын, кешелекле, ярдәмчел булырга тырыштым, беркайчан да кеше рәнҗетмәдем. Терлекчелек фермасына егерме елдан артык җитәкчелек иттем һәм коллективның хөрмәтен һәм ихтирамын казандым. Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, ерак Франциягә туристлык путевкасы белән бүләкләделәр. Шулай итеп, данлыклы Париж урамнарын һәм мәйданнарын үз күзләрем белән күреп кайтырга насыйп итте.

1993 елда пенсиягә – лаеклы ялга чыктым. Хәзер үз өемдә – кызым Рәхилә тәрбиясендә яшим. Ялгызлыкны сизмим дә дияргә мөмкин, чөнки балаларым, оныкларым, оныкчыкларым күңелемне күрәләр, кәефемне күтәрәләр. Аларның игътибарын, җан җылысын һәрчак тоеп гомер итәм.

Авылыбызда мәчет төзелешенә, динебез үсешенә үз өлешемне кертергә тырыштым. Әлһәмдүлилләһи шөкер, ун ел дәвамында авылыбыз мәхәлләсенең имам-хатыйбы вазыйфасын үтәдем.

Татарча китаплар, газета-журналлар укырга яратам. Үзебезнең “Өмет” газетасын беренче саныннан ук өемә яздырам, һәр җомга көн саен аны кадерле кунак сыман көтеп алам. Газетаның 1991 елның ноябрендә чыккан санында колхозыбыз рәисе Ринат Фатыйх улының мәчет ачканда ясаган чыгышы басылган. “Авылдашларым, әлеге мәчетебез озак еллар сезгә, халкыбызга хезмәт итсен. Ишегенә йозак беркайчан да эленмәсен, мәчеткә илтүче сукмакка чирәм үсмәсен”,- дигән Ринат Гәрәев.

Барлык мөселман кардәшләребезгә дә уңышлар, иман байлыгы, туры юл һәм җәннәт бакчаларында күрешүләр насыйп итсен.

Яшьлек, гомерең кыска синең,

Шундый кыска булып тоелдың.

Кичен чәчәк аткан булдың,

Ә таңында инде коелдың,

дип язган яраткан әдибебез Һади Такташ. Бик тә хак сүзләр!

Раһиб ГӘРӘЕВ,

Яңа Кызылсу авылы.

 

Чардаклы районы Яңа Кызылсу авылында гомер итүче Раһиб Гәрәй улы Гәрәевның 19 мартта 90 яшьлек олуг юбилее.

Ул – сугыш чоры баласы. Аңа тормыш юлында агын да, карасын да күп күрергә туры килә. Әти-әнисенә булышу теләге белән язмыш арбасына иртә җигелеп, авыр хезмәт белән чыныгып үсә. Язмыш сынауларына бирешми, беркайчан да сыгылмый һәм сынмый ул. 20 елдан артык колхозның терлекчелек фермасы мөдире булып эшләп, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Әтиебез мәчет төзүгә, ислам динен җәелдерүгә зур өлеш кертә. Шактый вакыт имам-хатыйб вазыйфаларын башкара. Хәзер инде Коръән аятьләре һәм биш вакыт намаз укып, тыныч картлык көннәре кичерә. Ул татарча китаплар һәм үзебезнең “Өмет”ебезне укырга ярата.

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Унынчы дистәне ваклап барсаң да, йөрәгең бер дә картаймасын, көләч йөзле, саф күңелле булып калуыңны телибез.

Улың Равил, киявең Равилә, киявең Дамир, үзеңне тәрбияләүче кызың Рәхилә, оныкларың һәм барлык туганнарың.