Гүзәл затларны хөрмәтләделәр

“Киндяковка” мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Анда мобилизация буенча китүчеләрнең әниләре һәм хатыннары, шулай ук укытучылар һәм остазлар чакырулы иде.

Гүзәл затларны Ульяновск шәһәре башлыгының беренче урынбасары Вадим Андреев, Тимерьюл районы хакимият башлыгы Алексей Онищенко һәм шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең район советы рәисе Рамил Абитов сәламләде.

Мөхтәрәм җитәкчеләр хезмәттә зур уңышларга ирешкән хатын-кызларны Рәхмәт хатлары белән шатландырды. 62 нче мәктәптән Зөлфия Тубалова һәм 4 нче балалар сәнгать мәктәбеннән Нурия Кузнецова өлкә Законнар чыгару Җыелышының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ә 30 нчы гимназиядән Гөлнара Ахметшина шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хатына лаек булды. 118 нче балалар бакчасыннан Флюра Шайхутдинова “Бердәм Россия” партиясенең Рәхмәт хатын алу бәхетенә иреште. “Русь” фабрикасыннан Гүзәлия Кафиятуллова, 216 нчы балалар бакчасыннан Рәисә Санатуллова, шәһәрне төзекләндерү үзәгеннән Лилия Вагапова, Эльмира Покшаева белән 116 нчы балалар бакчасыннан Динара Валиулловага шәһәр Думасының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сугыш хәрәкәтләре ветераны, “Кызыл йолдыз” ордены кавалеры Әнвәр Хәсәнов “Нур” халык театры җитәкчесе Җәмилә Мифтахованы “Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре тәмамлануга 25 ел истәлегенә” медале белән бүләкләде.

Кичә “Нур” татар халык театрының бай эчтәлекле бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.