Ана теленә мәхәббәт тәрбияли

Ульяновск шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов “Игелекле эшләр эстафетасы” кысаларында 30 нчы гимназия укытучысы Гөлнара Ахметшина белән очрашты.

Гөлнара Фазыл кызы – югары квалификацион категорияле укытучы-филолог, “Ел укытучысы” муниципаль конкурсы эксперты һәм җиңүчесе. Гимназиядә үз инициативасы буенча “Татарча сөйләшәбез” дип исемләнгән түгәрәк оештырган.

Рамил Загит улы бөтен күңелен биреп эшләүче ана теле укытучысына татар теле буенча дәреслекләр һәм уку-укыту әсбапларын бүләк итеп тапшырды.

“Башлангыч звено балалары да, урта класс укучылары да татар түгәрәгенә теләп йөриләр. Үзебезчә – татарча сөйләшергә өйрәнәбез, бергәләп укыйбыз һәм язабыз”,- ди Гөлнара Ахметшина.