Изге Рамазан ае мөбарәк булсын!


Бисмилләһир-рахманир-рахим! Кадерле дин кардәшләребез! Сезне Изге Рамазан ае башлануы уңаеннан тәбрик итәбез. Мөбарәк аебыз 22 март кичендә кояш баеганнан соң керде. Кичә, 23 мартта, уразаның беренче көне иде.
Рамазан аеның башы - рәхмәт, уртасы – мәгъфирәт, ахыры – җәһәннәм газабыннан котылу ул. Рамазан аеның башка айларга караганда өстенлеге Изге Коръәни-Кәрим белән бәйле. Аллаһы Тәгалә, башка айлар белән чагыштырганда, бу айның дәрәҗәсен күпкә арттырды һәм шуңа күрә шушы айда ураза тотабыз. Нәкъ менә шушы айда, мең айдан тагын да яхшырак булган Кадер кичендә, Изге Китабыбызның беренче аятьләре иңдерелә. Кадер кичәсе Рамазан аеның 26сыннан 27сенә каршы кичкә (17-18 апрель) туры килә. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримнең “әл-Бәкара” сүрәсендә болай әйтә: “Рамазан аенда кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидаятьне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Рамазан аенда берәү чирле яки мәшәкатьле озын сәфәрдә булса, башка вакытта каза кылыр. Аллаһы сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны теләми һәм Рамазан уразасын тутырып тотуыгызны һәм Аллаһы сезне туры юлга күндергәне өчен, Аны зурлавыгызны тели, шаять, Аллаһыга шөкер итәрсез!” (185 нче аять). Бу айда Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укырга кирәк. Аны тулысынча укып чыксак, тагын да яхшырак булыр. Рамазан – изге эш-гамәлләр ае (догалар кылу, Коръән уку, сәдака бирү, зәкят түләү, ифтар мәҗлесләре үткәрү), алар өчен әҗер-савап күп тапкыр арттырып языла. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай әйткән: “Кем авыз ачу (ифтар) вакытында ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучыга язылган кебек үк әҗер-савап язылачак, әмма ураза тотучыга тиешле әҗер-савап һич тә кимемәс”.
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) заманында сәхабәләр тәравих намазын еш кына үзләре генә укыган, ә турылыклы хәлиф Үмәр (р.а.) вакытында 20 рәкәгать намазны күмәкләшеп укый башлыйлар. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, олы яшьтәгеләргә 8 рәкәгать укырга рөхсәт ителә.
Изге Рамазан аенда, 14 апрельдә “Волга-Спорт-Арена” спорт сараенда традициягә кергән өлкә ифтары узачак. Чакыру билетларын мәчетләрдә алырга мөмкин. Быел Ураза бәйрәме, ин ша Аллаһ, 21 апрельдә үтәчәк.
Аллаһы Раббыбыз Рамазан аенда Үзенең кушканнарын чын ихластан үтәргә, күңелләребезне Иман, Ислам һәм Изге Коръән нуры белән нурландырырга ярдәм итсен.
Илдар хаҗи САФИУЛЛИН,
Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе.