Рәхмәтлелек

2008-2009 елларда җәй айлары җитү белән күп кенә халык Ырынбур өлкәсенә, Казахстан чигеннән 90 чакрым ераклыкта урнашкан Соль-Илецк шәһәренә юл тота иде.

Анда тоз чыгару эшләре күптәннән инде алып барылса да, ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту өчен тоз күлләренә барып йөрүләр башланып кына килә иде әле. Без дә, анда ниләр бар икән, дип шунда юнәлдек. Унике сәгатьлек юл арытты, дип әйтә алмыйм, ләкин яхшы дип тә булмый. Чиксез дала буйлап бардык. Автобус килеп туктаган җирдә андагы халык туристларны көтеп тора. Бар да үзенең торагын мактый, янәсе ул хорома хәтле, бәясе дә юнь икән. Ә мин тыйнак кына басып торучы хатын янына атладым. Таныштык, татар хатыны булып чыкты, Әлмирә исемле. Ике катлы агач өйдә Лилия исемле кызы белән тора. Әти-әнисе күптән инде бакыйлыкка күчкән. Бик тиз дуслашып китеп, иртә-кич бергә ашап-эчеп, сөйләшеп утырганда, сүздән-сүз чыгып, дөньяда рәхмәтле кешеләр бар ул, дип сөйләде Әлмирә.

...70 нче еллар азагы. Без гаиләдә апалы-сеңелле дүрт бала үстек. Әти-әни көне буе эштә, әнкәй бөтенләй өйгә кайтып керми иде диярлек. Ул тимер юлда тикшерүче булып эшләде, аның ярты төндә кайтып керүенә күнеккән инде. Әлбәттә, йокламыйча көтеп тора идек үзен. Шулай бер төнне ул урта яшьләрдәге бер ир-ат белән кайтып керде. Төскә-биткә матур гына, ыспай киенгән, өстендәге плащы, башындагы эшләпәсе интеллигент булуы турында әйтеп тора кебек. Без - балаларының һәм әтинең сораулы карашын әнкәй бүлде. Ул, менә бу кешенең вагонда акчасын, документларын урлаганнар, ә аңа бик ерак юл кайтырга кирәк әле, диде дә, гаилә өчен тоткан соңгы акчаны (төгәл ничә сум булуы исемдә калмаган) биреп җибәрде. Ул чыгып киткәч, әткәй, ничек шулай бер дә белмәгән кешегә акча биреп җибәрергә була инде, дип әрләде. Әнкәй, без монда кемнән дә бурычка сорап тора алабыз, ә ул каян алсын, диде. Шуннан соң атна-ун көн үткәч, безгә акча переводы килеп төште. Ул шушы абыйдан, биргәннән дә күбрәк сумма җибәргән иде. Әлеге абзый берничә ел ай саен шулай безгә акча җибәреп торды. Переводның айның ничәнче көнендә киләсен белеп, без - дүрт кыз, иртүк йокыдан торып, узыша-узыша элемтә бүлегенә йөгерә идек...

Хаҗия НАСИБУЛЛИНА.