Күп милләтле балалар бакчасы

Чардаклының 5 нче “Рябинка” балалар бакчасы үзенең туган көнен билгеләп үтте.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективын күркәм бәйрәм белән район хакимияте башлыгы урынбасары В.Бабайкин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Тимофеева, чуваш милли-мәдәни автономиясе бүлекчәсе рәисе И.Мишина, районның ветераннар советы рәисе В.Барахтина, өлкә мордва автономиясе җитәкчесе В.Сафонов, татар автономиясе советы рәисе Җ.Мубинов, Чардаклы һәм Иске Майна районнары балалар бакчалары мөдирләре котлады. Шулай ук садик тормышында актив катнашучы әти-әниләр тәбрикләү сүзләрен ирештерде.

Күркәм вакыйга уңаеннан балалар бакчасы хезмәткәрләре “Татар халкының мәдәнияте”, “Чәчәк ат, Чувашстан!”, “Рус ярминкәсе”, “Безнең данлыклы Мордовия” дип аталган иҗади күргәзмәләр әзерләгән иде. Шулай ук педагоглар ата-аналар белән бергә милли ризыклар – күмәч, кош теле, белен, бәлешләр пешерделәр.

Балалар бакчасын тәмамлап, мәктәпкә укырга керергә әзерләнүче В.Кочилова “Чишмә янында” дип аталган татар биюен оста башкарды. Ә татар автономиясе рәисе Җәүдәт Абдулла улы Мубинов балалар бакчасы хезмәткәрләренә грамота тапшырды. Әлеге детсад татар халкының телен, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калып үстерүгә зур өлеш кертә, Сабантуйда, Татар теле һәм мәдәнияте көннәрендә катнаша, диде ул.

О.Михайлова кунаклар игътибарына “Чардаклы районы тарихында “Рябинка” тарихы” презентациясен тәкъдим итте. Ул балалар бакчасына төрле елларда җитәкчелек иткән В.Шеремеева, Н.Ризаева белән А.Махмутовага рәхмәтләр әйтте.

“Безнең тәрбиячеләр, сабыйлар һәм ата-аналар төрле проектлар һәм акцияләрдә катнаша. “Безнең күп милләтле илебез солдатына күңел җылысы бүләк итәбез” акциясе барышында күп посылкалар җыелды, аны һава-десант гаскәрләренең 31 нче бригадасына озаттык. Хәрби хезмәткәрләрдән тиз арада Рәхмәт хаты килеп җитте”,- диде О.Михайлова.

С.Шаброва балаларга этномәдәни белем бирү һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Л.ЗИННЮРОВА,

Л.СУЛТАНОВА,

Чардаклының 5 нче “Рябинка” балалар бакчасы тәрбиячеләре.