Гомерем агышлары

Дөресме икән, әллә ялган микән,

Шуның кадәр юллар узылды.

Кайгылар да, шатлыклар да булды,

Шулай инде гомер узды.

 

Менә әле озак та түгел кебек,

Балалар да кечкенә иделәр.

Үземне бик бәхетле сиздем –

Оныкларым, әби, диделәр.

 

Әй, шатландым, горурландым

Оныкчыкларым да, әби, дигәнгә.

Ә бит еллар үтә, олыгаям,

Ялгызлыктан курку кергәнгә.

 

Балалар да үсте, оныкчыкларым да,

Ничек бик тиз гомер үтте соң?

Якты дөньяда яшисе килә һаман,

Китәселәр килми, нишлим соң...

 

Тик борчулы йөрәк югалтулар белән,

Туганнарым китте иртәрәк.

Догаларым кабул булсын иде,

Аяз булсын, шатлык алып килсен һәрбер иртәләр.

 

Тормыш дустым – безнең әтиебез,

Нигә инде иртә киттең син?

Әллә инде мине яратмадың...

Гомерлеккә ялгыз иттең син.

 

Рәхмәт инде сиңа, тормыш дустым,

Оҗмахларда булсын урының.

Миңа бүләк иттең ике бала,

Өметләрем булды урынлы.

 

Туганнарым минем, һәрберегезгә

Сезгә бик зур рәхмәт әйтәмен.

Авырмыйча, бәхетле булып

Якты дөньяда озак яшәгез.

Әниегез, апагыз Фрида ЮНУСОВА,

Ульяновск-Иске Чокалы.