Россия халкының 80 проценты Путинга ышана

Илебез халкының 80 проценты РФ Президенты Владимир Путинга ышана. Шул рәвешле, күрсәткеч элеккеге дәрәҗәдә калган, диелә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән сораштыруда.

«Сораштыруда катнашучыларның 80 проценты (соңгы атнада үзгәрмәгән) Путинга ышаныч турындагы сорауга уңай җавап биргән»,- диелә хәбәрдә.

Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинга ышаныч дәрәҗәсе 61,8 процент тәшкил итә.

Сораштыруда Россиядә яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең кеше катнашкан.