Район хастаханәсендә ремонт башлана

Яңа Малыклы больницасын беренче тапкыр капиталь ремонтларга җыеналар. Губернатор Алексей Русских район халкы белән очрашуда әнә шул хакта хәбәр итте. “Пациентлар һәм коллектив әлеге ремонтны күптәннән көтә. Өч ел эчендә без шушы зур дәвалау учреждениесен тулысынча тәртипкә китерәчәкбез. Поликлиника белән стационарны яңарту, заманча медицина җиһазлары сатып алу каралган. Бу эшләр өчен өлкә бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк. 2023 елда хирургия бүлегендә ремонт тәмамланыр дип көтелә”,- диде Алексей Русских.