“Кырым язы”на – тугыз ел

16 мартта Севастополь белән Кырымда референдум узуына тугыз ел булды. Референдум нәтиҗәсе буларак, 18 мартта Кырым Республикасы белән федераль дәрәҗәдәге Севастополь шәһәрен Россия составына кертү турында килешү имзаланды.

Кара диңгез буенда урнашкан ярымутрауга хәзер санаулы сәгатьләр эчендә барып җитәргә мөмкин. Күптән түгел Симферопольдә елына 6,5 млн пассажир кабул итәргә сәләтле аэропортның яңа терминалы файдалануга тапшырылды. Ә Керчь бугазы аркылы салынган данлыклы Кырым күпере автомобиль һәм тимер юл транспорты өчен киң юл ачты. Хәзер “Таврида” трассасы ярымутрауның көнчыгышын көнбатыш өлеше белән тоташтыра.

Кырым Россиягә яңадан кушылганнан соң, туристлар агымы 2,5 тапкыр арткан. Ярымутрау шифаханәләрендә рәхәтләнеп ял итү, сәламәтлекне ныгыту өчен заманча шартлар тудырыла. 2025 елда Кырым ел саен 10ар млн турист кабул итәр дип көтелә.

Ульяновск өлкәсе Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып Кырым белән элемтәләр урнаштырды. Ульяновск өлкә Хөкүмәте белән Кырым Республикасы Министрлар советы арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Хәзер ике регион барлык сфераларда да диярлек хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, балалар һәм өлкәннәр диңгез буена бик теләп ялга баралар. “За отдых в Крыму” дип аталган региональ акция уңышлы тормышка ашырыла. Хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше – социаль сферада бергәләп эш итү. Ульяновскиның “Сәламәт яшәү рәвеше һәм сәламәт, бәхетле гаилә өчен” агитпоезды Феодосиядә яшәүче 7000 кешегә хезмәт күрсәткән. Ульяновск өлкәсе белгечләре ярымутрауга тагын барырга җыеналар.

Безне – зур, көчле һәм бердәм ил халкын алда яңа уртак проектлар, димәк, яңа җиңүләр һәм бары тик яхшы, уңай якка гына үзгәрешләр көтә.