Иранда сәүдә йорты ачыла
Ислам республикасында Ульяновск өлкәсенең сәүдә йорты ачылачак. Кирәкле документлар әзерләнеп, юридик зат Иран юрисдикциясендә теркәлгән инде.
Ульяновск өлкәсе – Иран территориясендә сәүдә йортын теркәгән беренче регион, дип хәбәр иттеләр РФнең Ирандагы сәүдә вәкиллегендә.
Әлеге сәүдә йорты “Урта Идел – Каспий диңгезе – Фарсы култыгы” масштаблы логистика проектының мөһим звеносы булып, Ульяновск товарларының Якын Көнчыгыш базарларына чыгуын тәэмин итәр дип көтелә.
Йөкләрне “Урта Идел – Каспий диңгезе – Фарсы култыгы”, ягъни “елга-диңгез” каналы буенча Идел портларыннан Иран тимер юл терминалларына ташырга җыеналар. Бу канал Идел буе төбәкләренең барлык эшмәкәрләренә товарларын турыдан-туры Көнчыгыш илләренә җибәрү мөмкинлеге бирә.
Губернатор Алексей Русских һәм Казвин провинциясе Губернаторы “Россиядә эшлекле климат” форумында үзара хезмәттәшлек итү турында меморандумга кул куйган иде.