Зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк

Губернатор Алексей Русских регионның комплекслы үсеше буенча штаб утырышында су ташуы аркасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләсен карады.

“Ташу нәтиҗәсендә зыян күрүче аграрийларны ярдәмнән ташларга җыенмыйбыз. Йорт хайваннары һәлак булу, шәхси хуҗалыкларга су керү очракларын теркәп барабыз. Авыл халкыннан бик күп сигналлар килә. Барлык хәбәрләрне дә укыйм, һичшиксез, тиешле чараларны күрәчәкбез.

Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәр йортны, һәр хуҗалыкны карап, тикшереп чыгарга һәм районнар күргән зыянның күләмен билгеләргә куштым. Бу мәсьәлә гадәттән тыш ситуацияләр буенча өлкә комиссиясе утырышында тикшереләчәк.

Социаль объектлар – мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр буенча аерым реестр алып барыла. Су ташу периоды тәмамлангач, әлеге учреждениеләрдә тиз арада ремонт ясарга кирәк. Муниципаль районнарга тиешле финанс ярдәм күрсәтеләчәк.

Су ташуның беренче көннәрендә кайбер районнар җитәкчеләренең оператив чаралар күрмәве турында хәбәрләр килде. Өлкәнең ерак районнарында яшәүчеләр әнә шул хакта социаль челтәрләрдә яздылар. Мондый тәртипсезлек булырга тиеш түгел. Быелның яз башында тагын су ташулар көтелә әле, шуңа күрә барлык хезмәтләр һәм җирле властьларның оператив эшләве һәм халык белән тыгыз элемтәдә торуы таләп ителә”,- дип белдерде Губернатор.