“Фронт миллионлаган кешебезнең йөрәге аша уза”

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында, фронт миллионлаган кешебезнең йөрәге аша уза, дип белдерде. Шул сүзләре белән ул илебез халкының бердәмлек күрсәтеп, Ватанны саклаучыларга чын ихластан ярдәм итүен бик тә төгәл тасвирлады.

“Ульяновск өлкәсе дә изге эштән читтә калмый. Шушы көннәрдә генә безнең төбәктән сугышчыларыбызга аеруча да кирәкле булган биш УАЗ автомобиле СВО – махсус хәрби операция зонасына юл алды. Ульяновск эшмәкәре Искәндәр Касимов өч автомобильне үз акчасына яңадан җиһазлаган.

“Zа Луконина Влада”. Бер автомобильгә безнең якташыбыз – ВДВның гвардияле өлкән лейтенанты Владислав Луконин исеме бирелде. Владислав махсус хәрби операция барышында геройларча һәлак булды.

Тагын ике машинаны сугышчыларыбызга “Дари добро” фонды бүләк итте. Передовойга күмәкләшеп җыйган гуманитар ярдәмне – компрессорлар, бинокльләр, трослар, ноутбуклар, видеорегистраторлар, азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, аптечкалар озаттык. Уртак эшебезгә үз өлешен кертүче һәрбер кешегә зур рәхмәт!”- диде Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.