Күп балалы гаиләләр саны арта

Ульяновск өлкәсендә күп балалы гаиләләр саны арта. Үткән ел белән чагыштырганда, аларның саны 6,5 процентка күбәйгән.

Хәзерге вакытта безнең төбәктә 15116 күп балалы гаилә исәпләнә. Әлеге гаиләләрдә барлыгы 49929 бала тәрбияләнә. 12032 гаилә - өчәр бала, 2120 гаилә - дүртәр бала, 209 гаилә алтышар бала тәрбияли. Ә тагын 18 гаиләдә тугызар бала үсә.

Николаевка, Карсун, Вешкайма һәм Барыш районнарында күп балалы гаиләләр саны ел саен арта бара икән.

“Президент Федераль Җыенга Юлламасында балалары булган гаиләләргә аеруча зур игътибар бирү һәм традицион гаилә кыйммәтләрен җәелдерү кирәклеген ассызыклады. Безнең илебез гаиләләре күп балалы булулары белән гомер бакыеннан дан тоткан. Димәк, без дөрес юлдан барабыз”,- ди өлкәнең социаль үсеш министры Анна Тверскова.

“Демография” илкүләм проекты буенча безнең төбәктә балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан социаль ярдәм күрсәтелә. Мисал өчен, 13672 күп балалы гаилә коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә компенсация ала. Ә 3217 гаиләгә социаль проездной билет күләмендә акчалата түләү каралган. 567 күп балалы ата-ана балалары мәктәп ашханәсендә тукланган өчен акчалата түләү алырга теләк белдергән. Ел саен 12 меңнән артык гаиләгә мәктәп һәм спорт формалары юнәтү өчен матди ярдәм күрсәтелә. Ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә дәүләттән автомобиль бүлеп бирү каралган. Күп балалы гаиләләр шулай ук “Социальная няня” хезмәтеннән бик теләп файдалана.

Күп балалы гаиләләрдә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бердәм социаль телефон: 8-800-350-46-46.