Ислам дәүләтләре белән элемтәләр ныгый

РФнең МИД башлыгы ислам дәүләтләре белән элемтәләрне ныгытуны Россия Федерациясе тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлеше дип атады.

Сергей Лавров “Россия - Ислам дөньясы” стратегик караш группасы очрашуында чыгыш ясады.

“Россия, евразиядәге зур держава, дәүләт, цивилизация буларак, ислам дөньясы илләре белән яхшы, намуслы, үзара хөрмәт күрсәтә торган мөнәсәбәтләр кора. Әлеге мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту мәсьәләсе илебез тышкы сәясәтенең үзгәрешсез булган өстенлекле юнәлешләре исәбенә керә.

Мөселман дәүләтләрендәге дусларыбыз белән бергә без ООН Уставы принципларыннан чыгып эш итүче, күпкә гадел, демократик булган күп полярлы дөнья кору яклы. Коллективлы Көнбатышның агрессив рәвештә ультралибераль кыйммәтләрне көчләп тагарга тырышуын кире кагабыз”,- диде МИД башлыгы.

Әлеге очрашуда ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче дәүләтләр делегацияләрен “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2023” халыкара экономик саммитына чакырды. Саммит агымдагы елның маенда Казанда узачак.

Традицион саммит Россия белән мөселман дөньясы хезмәтттәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән.