Дәүләт ярдәменнән ташламый

Алексей Русских Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең хатыннары һәм аналары белән очрашты.

“Һәрбер ир-ат һәм үз гаиләгез язмышында, безнең Туган илебез язмышында сез искиткеч зур роль уйныйсыз. Безгә - ир-егетләргә, мәхәббәтегез, кайгыртучанлык һәм игътибар, фидакарьлек күрсәтүегез һәм шушы күркәм сыйфатларны үсеп килүче буынга тапшыруыгыз өчен рәхмәт сезгә. Тормышны көн саен гүзәллек, җылылык һәм уңайлылык белән тулыландырып, сез үзегезнең ир-атларыгызга үзләренең сугышчан һәм кешелек бурычларын үтәргә ярдәм иткәнсез. Аларның сезне, гаиләләрен, газиз Ватаныбызны яклау һәм саклау хакына батырлык үрнәкләре күрсәтүендә сезнең өлешегез бәяләп бетергесез”,- дип белдерде Губернатор.

Алексей Русских үзләренең нәтиҗәлелеген инде күрсәткән ярдәм чаралары турында сөйләде. Регион башлыгы, РФ Президенты Владимир Путинның инициативаларын тормышка ашыру максатында, ярдәм чаралары алучы гаиләләр категориясен киңәйтү һәм СВОда катнашучыларның гаиләләренә өстәмә ярдәм күрсәтү турында Указга кул куйды. Хәзер доброволецлар һәм СВО зонасына командировкага киткән МВД хезмәткәрләре гаиләләренә дә социаль ярдәм күрсәтелә.

Гаиләләргә Ульяновск өлкәсендә урнашкан ял итү урыннарына түләүсез путевкалар биреләчәк. Шулай ук баланы яшәү урынына якынрак булган дәүләт белем бирү оешмасына күчерү һәм озайтылган көн группасына чиратсыз урнаштыру каралган. СВОда катнашучыларның сабыйларын мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренә чиратсыз алачаклар.